SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

9e09e773-9570-4c76-82b2-24a5e07f854a

21-24 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2019» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте. Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Низамиева Лилия Назыйм кызы (6 нчы гимназия), Закирова Альмира Хәнәфи кызы ( 96 нчы гимназия), Мәүлина Ләйсән Рафаил кызы (55 нче мәктәп), Зиятдинова Ләйсән Һади кызы (4 нче гимназия - интернат), Әхтәмова Гөлназ Миңгали кызы (175 нче мәктәп), Гафарова Алсу Радик кызы (8 нче гимназия-мәгариф үзәге), Әбелханова Зилә Равил кызы ( 14 нче гимназия), Нәҗипова Гөлнара Сабирҗан кызы (155 нче гимназия) Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия, М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназия һәм 2 нче лицей-интернат укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес, дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр, дәресләренә, дәрестән тыш чараларына үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант методик семинар үткәрде, мастер-класс уздырды, белем проектын жюри әгъзаларына тәкъдим итте Шулай ук конкурста катнашучыларның шәхси сайты һәм блогы, сайтта яктыртылган эш тәҗрибәсе, “Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың” дигән темага язылган сочинение жюри тарафыннан бәяләнде.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Респрубликасы Мәгарифне үстерү институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.
Бәйге Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә (директоры Хәмидуллина К.З., директор урынбасарлары Шәйхелисламова Г.Н., Гыймранов Р.С.) югары әзерлек белән үтте. Гимназия администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар. Конкурсның уңышлы узуында Мәскәү районының М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиясе (директоры Проценко И.Н., директор урынбасары Аппазова Н.Н.) һәм 2 нче лицей-интернаты коллективларының (директоры Ризванов И.А., директор урынбасары Накыйпов Р.М.) роле зур булды.
Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәисе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Абдуллина Диләрия Марат кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы һәм башка галимнәр ассызыклап әйтеп уздылар.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында Казан шәһәренең данын Низамиева Лилия Назыйм кызы (6 нчы гимназия), Нәҗипова Гөлнара Сабирҗан кызы (155 нче гимназия), Әхтәмова Гөлназ Миңгали кызы (175 нче мәктәп), Зиятдинова Ләйсән Һади кызы (4 нче гимназия - интернат) яклаячак.
Конкурсантларга уңышлар телибез.