SMI.KAZANOBR.RU

Сочинение- фикерләмә. "Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың".

PNG

“Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.
Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры, камиллеккә барып туктыйдыр”.
Р. Фәхретдин
Укытучы! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә! Укытучы – тыйнаклык, сабырлык өлгесе. Җир йөзендә укытучыдан да хөрмәтлерәк һөнәр бармы икән?! Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да.
Бу җиһанда һәрбер кеше укытучы була аламы? Минемчә, юктыр. Бөек һөнәргә иң-иңнәре: тирән белемле, киң күңелле, йомшак йөрәкле, олы җанлылар гына лаектыр. Укытучы булу өчен белем генә җитми, укытучы булып туарга кирәк, мөгаен.

Прикрепленный файлРазмер
175 нче мәктәп Сочинение- фикерләмә Ахтямова Г.М.docx19.7 кб

Комментарии

С

Сочинение-фикерләмәгез бик тирән эчтәлекле! Укытучы хезмәтенең чын асылын, кешелек сыйфатларын ачып бирә.Сез күрсәткән олы юл -укучыларыгызга маяк, хезмәттәшләрегезгә -өлге,хөрмәтле Гөлназ Мингали кызы!

Гөлназ Мингалиевна, сочинение- фикерләмәгез бик кызыклы, тирэн фикерле матур итеп язылган. Алга таба эшегездә уңышлар телим.

Бик кызыклы, тирэн фикерле сочинение-фикерлэмэ! Уйларыгызны утемле итеп житкерэ алуыгыз сокландыра!

Сез үз һөнәрегезне яратасыз. Язмаларыгызны укыган саен моңа инана барам. Чын укытучы гына шулай үзенең укучыларын, үзенең эшен шулай ярата ала. Авыр хезмәтегезнең уңышы мул булсын!

Гөлназ Мингалиевна!Укытучы барлык һөнәрләргә юл ачучы. Күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Чын укытучы – бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.Сез әлеге язмагызда чын укытучы булуыгызны раслагансыз. Чынлап та, чын мәгънәсендә укытучы булу өчен, бу һөнәрне үзләштерү генә җитми, ә укытучы булып туарга, яшәргә, үзең янарга, башкаларны да илһамландыра белергә кирәк. Әфәрин! Уңышлар сезгә!

Рәхмәт Сезгә!

Рәхмәт!

Гөлназ Мингалиевна, сочинение-фикерләмәгез бик матур язылган. Монда укытучы һөнәренә соклануны да, горурлануны да күрергә була.Үз фикерегезне әдәби телдә,төрле чаралар кулланып җиткерә алгансыз.

Хакимова Мадина Сагидулловна