SMI.KAZANOBR.RU

Эш тәҗрибәм

IMG-20181216-WA0010

«Шәкерт ничек кенә яшь булмасын, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр» Р.Фәхретдин

Федераль белем стандартлары таләпләре нигезендә бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучысы яңалыклар алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, кирәкле мәгълүматны таба белергә тиеш. Ләкин статистикадан күренгәнчә, 17-18 яшьлек егет-кызларның нибары 39% гына мәгълүмат белән эшли белә. Әлбәттә, монда уйланырлык җирлек бар. Ә менә укучының танып- белү эшчәнлеген ничек активлаштырырыга? Укучыга үз фикерен ничек җиткерә белергә? Иҗади стандарт булмаган фикергә ничек ирешергә?
Минемчә, критик фикерләү сәләтенә ия булган укучы гына җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта файдалана алыр һәм максатына ирешер.
Методик темамны да шуларны исәптә тотып сайладым:"Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә критик фикерләү технологиясен кулланып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү"

Прикрепленный файлРазмер
175 нче мәктәп. Эш тәҗрибәсе Ахтямова Г.М .doc431 кб

Комментарии

Сез- заман белән бергә атлаучы укытучы! Сезнең эш тәҗрибәгез бик күпләргә үрнәк булырлык.Алга таба да уңышлар телим.

Хакимова Мадина Сагидулловна

Бүгенгедәй сабыр, тирән белемле, хөрмәткә лаек укытучы булып калуыгызны телим. Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез!

Файдалы һәм эчтәлекле материалларыгыз өчен рәхмәт!Уңышлар сезгә!!!

Алга таба да эшегездэ унышлар телим!

Үзем өчен бик күп файдалы материал таптым. Бик зур рәхмәт, Гөлназ Мингалиевна!