SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Туган телне укытуны камилләштерү

IMG_6863

Казан шәһәре Киров районының 67 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбендә «Башлангыч мәктәптә туган (татар) телне укытуның заманча технологияләре “ дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик семинары уздырылды.
Семинарны мәктәп директорының милли мәгариф эшләре буенча урынбасары Н.П.Дәүлиева ачты. Ул семинарның максаты, бурычлары белән таныштырды. Чыгыш ясаучы мәктәптә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты яңа технологияләргә нигезләнеп укытыла. Мөгаллимнәр дәресләрне “Сәлам” укыту-методик комплекты, В.Н.Мещерякова системасы, сөйләм калыплары кулланып укыталар.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.А.Шәймәрданова һәм Г.Г. Галиәскәрова икенче һәм өченче сыйныфларда югарыда әйтелгән технологияләргә нигезләнеп үрнәк дәресләр күрсәттеләр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.А.Шәймәрданова “Сәлам” УМК буенча төзелгән дәресләрдә кулланыла торган төрле дидактик уеннар, аларны үткәрү методикасы белән таныштырды. Директор урынбасары Н.П.Дәүлиева “Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә заманча технологияләр куллану” темасына мастер-класс үткәрде.
Семинар түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән тәмамланды. Түгәрәк өстәлне Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин алып барды. Укытучылар рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуны камилләштерү юллары, укыту процессында яңа технологияләр куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы, нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр.