SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңа педагогик технологияләрне гамәлгә кую

IMG_6809

Идел буе районы 52 нче гимназия базасында рус телендә белем бирә торган гомуми белем мәктәпләренең В.Н.Мещерякова системасы буенча эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм теле күнекмәләрен формалаштыру” темасына семинар-практикум булды.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул семинарның максаты, бурычлары белән таныштырды. Шәһәр күләмендә гамәлгә ашырыла торган туган телләрне укытуга юнәлтелгән проектлар турында мәгълүмат бирде. Гимназия директорының милли мәгариф буенча урынбасары Г.М. Әхмәтҗанова үзенең чыгышында уку йортында яңа технологияләрне кулланып эшләүче укытучыларның эш тәҗрибәсен яктыртты.
Гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары-тьюторлар З.Ш. Галиева, И.Р.Гайфуллина “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр куллану”, “Уеннар ярдәмендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен формалаштыру” темаларына чыгыш ясадылар. Алар В.Н.Мещерякова системасына нигезләнгән дәресләрне модельләштерү буенча мастер-класс, практикум үткәрделәр, семинарда катнашучылар белән берлектә дәресләрне анализладылыр. Семинарда Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин “Педагогик технологияләрнең һәм техникаларның принциплары” темасына чыгыш ясады.