SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңа проектлар гамәлгә куела

IMG_6313

Яңа Савин районының 155 нче гимназия базасында гомуми белем оешмалары җитәкчеләренең милли мәгариф буенча урынбасарлары семинары булды. Ул «Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыру шартларында методик һәм идарә итү эшчәнлегендә инновацион технологияләрнең кулланылышы» темасына багышланды. Аның эшендә 117 директор урынбасары катнашты.
Семинарны 155 нче гимназия директоры Н.Р. Фазылов ачты һәм “Федераль дәүләт белем стандартлары шартларында белем бирү процессы белән идарә итүдә проектлар” темасына чыгыш ясады. Наил Равил улы гимназиядә гамәлгә куела торган проектлар, аларның эчтәлеге, башкарылган эшләр турында сөйләде. Директор урынбасарлары Г.Г Садыйкова, Р.Р.Нәҗипова, тарих укытучысы Э.И.Шәйдуллин, табигать фәннәре укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Г.М.Ханнанова “Мультилингвист”, “ТРИЗ педагогикасы”, «IT-дәрес”, “Экологик мәдәният” темаларына мастер-класслар уздырдылар. Мастер-класслар семинарда катнашучыларда зур кызыксындыру тудырды. Алар осталык дәресләренең файдалы булуын ассызыкладылар.
Гимназия күп еллар Казан илкүләм (милли) тикшеренү технологик университеты белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итә. Укучыларның байтагы үзләренең белем алуларын әлеге уку йортында дәвам итәләр. Гимназиянең университет белән үзара хезмәттәшлеге турында директор урынбасары Л.З.Ибәтуллина таныштырды. Университет галимнәре Вьюгина С.В., М.К.Азизова инновацион технологияләрне куллану буенча мастер-класс уздырдылар.
Гимназия укытучылары Ханнанова Г.М., Салахиева А.Г., Бикчәнтәев Р.М.,
Хәйруллина Л.М., Нигъмәтуллина Н.Ф., Мөбәрәкҗанова Э. Ф., Исрафилова Ф.С., Шәйдуллин Э.И. яңа технологияләргә нигезләнеп оештырылган дәрес фрагментлары күрсәттеләр. Дәресләр семинарда катнашучыларда уңай тәэсир калдырды.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ә.И. Борһанова җитәкчелегендә өстәмә белем бирү педагоглары катнашында уздырылган мастер-класс укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда зур роль уйнавын күрсәтте. Мастер-класның нәтиҗәсе булып, гимназия укучыларының төрле милләт биюләрен үз эченә алган “Дуслык” композициясе семинарның эшен тагы да ямьләндерде.
Семинарда Казан шәһәре мәгариф идарәсе методистлары И.А.Николаевская бердәм федераль бәяләү материаллары кулланып, педагогларга аттестация уздыру, Р.К.Зиннәтуллин татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталыгын күтәрүдә яңа проектлар турында сөйләделәр. Аттестация уздыруның үзенчәлекләрен, шәһәр мәгариф идарәсе тарафыннан кабул ителгән проектларның барышы, нәтиҗәләре турында бәян иттеләр.
Семинарда Казан федераль университеты Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге директорының фәнни-методик эшләр буенча урынбасары Л.Ө.Миңгалиева “Педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ компетентлылыгын камилләштерүдә белем күтәрү курсларының роле” темасына чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучыларны укытучыларның белемен күтәрүгә юнәлтелгән программаларның эчтәлеге белән таныштырды.
Семинарны оештыруда гимназия директорының укыту-методик эшләр буенча урынбасары Р.Р.Нәҗипова, милли мәгарифнең үсешенә җавап бирүче урынбасар М.Х. Хәсәнҗанова зур тырышлык куйдылар.