SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Туган телләрдә тикшеренү укулары һәм фәнни-гамәли конференция

IMG_5647

2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә тел һәм әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту, укытучыларның тикшеренү компетенцияләрен, һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары, педагоглары өчен 2018 елның 28 нче ноябрендә Россия Федерациясе халыклары телләрендә V төбәкара фәнни-гамәли укулар һәм педагоглар өчен конференция үткәрелде. Ул быел Совет районы 180 нче полилингваль гимназия базасында уздырылды.
Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордва республикаларыннан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Ульяновск, Оренбург, Астрахань, Сверловск, Самара өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы мәктәпләре укучылары, педагоглары катнашты.
Конференция барышында укучылар фәнни-эзләнү эшләрен рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, мокша, эрзя телләрендә якладылар.
Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, күрше республикаларның фәнни оешмалары галимнәре, укытучылар, хакимият органнары, Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономия вәкилләреннән торган жюри, һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап, үз бәясен бирде.
Конференциядә 300 дән артык укучы һәм укытучы катнашты. Укучыларның 28 е төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
Конференциянең төп этабына үткән барлык катнашучыларга сертификат тапшырылды. Жиңүче урыннарга лаек булган укучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыларның иң яхшы эшләре җыентыкка кертелде, ул конференциядә катнашучыларга таратылды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Д.М.Мостафин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И.Г.Һадиуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Р. Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы җитәкчесе урынбасары Н.М. Владимиров, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары М.М. Фаттиев һәм башка рәсми кешеләр катнашты.