SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар мәгарифе көннәре

2018-09-26-PHOTO-00000011

Кырым үзенең гүзәл табигате, Кара диңгезе, сихәтле һавасы белән генә түгел, ә бу җирлектә тугандаш халкыбыз - кырым-татарларының яшәве белән дә үзенә җәлеп итә.
25-29.09 көннәрендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә 10 кешедән торган делегация татар мәгарифе көннәрен үткәрү кысаларында Кырымда булып кайттылар. Беренче көнне үк Симферопольда Кырымның Мәгариф,фән һәм яшьләр белән эш министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Рәсми очрашуда ике яклы хезмәттәшлек буенча шартнамәгә кул куелды, уртак чаралар билгеләнде.
Бүгенге көндә Кырымда 548 белем бирү оешмасы бар, шуларның 526 сы муниципаль, 6 сы – шәхси, 16 сы - интернат тибындагы дәүләт бюджет оешмасы, 15 кырымтатар телендә белем бирү мәктәбе эшләп килә. Моннан кала, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә 133 кырымтатар сыйныфларында 1930 укучы һәм 13 украин сыйныфында 172 укучы белем ала. Соңгы 3 елда Кырым Республикасының муниципаль белем бирү учреждениеләрендә 36 кадет сыйныфы ачылган. Мәктәпләрдә укучылар 3 телне өйрәнә: рус,украин һәм кырым-татар телен. Соңгысы ата-аналар теләге буенча, гариза нигезендә укытыла.1-5 нче сыйныфларда кырым- татар теле укыту планының инвариант, ягъни, мәҗбүри өлешенә кертелгән.
Татар мәгарифе көннәрен үткәрү планы нигезендә делегация Симферопольнең академик гимназиясендә булды. Бу уку йортында ижатка зур игътибар бирелә. Гимназиядә “Кырым халыклары дуслыгы” музее эшләп килә. Бу музейда укучылар төрле милләт халыкларының җыр-биюләрен, шигырьләрен бик оста итеп башкардылар, музей эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Симферопольнең Кырым-тартарлары яшәгән районда 44 нче крым-татар мәктәбе 2017 елда гына ачылган.Зур, заманча төзелгән бинада укучыларга белем- тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүгенге көндә 1меңнән артык бала укый торган белем йортында укучыларның 91процентын крым-татарлары тәшкил итә. Укучылар атнасына 4 сәгать кырым-татар телен өйрәнәләр. Ә Бахчасарайның 5 нче кырым-татар мәктәбе элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан булса да, монда 703 бала ике смена шартларында белем ала. Биредә делегация “Дәрвизә”-уңыш бәйрәмендә катнашты. Ул кырым-татарларының милли йолаларына, традицияләренә нигезләнеп үткәрелә. Бу бәйрәмдә халык җырлары, биюләре башкарыла, театраль тамашалар куела, мул уңыштан күргәзмәләр оештырыла. Милләттәшләребез - кырым татарларының кунакчыл, тырыш, ачык йөзле булуына, без бу бәйрәмдә тагын бер кат инандык.
Чара кысаларында Симферопольдә урнашкан Милли - мәдәни һәм тарихи мирас музеенда кырым-татарларының,гомумән, төрки халыкның кул эшләнмәләре,танылган рәссамнарының хезмәтләре белән таныштык. Галим – экскурсовод Шафика ханым сөйләгәнчә, кияүгә чыгасы кыз 250 чигелгән кул эшләнмәсе әзерләргә тиеш булган. Хатын-кызлар кулыннан чигелгән милли бизәкләр искиткеч зиннәтле сәнгать әсәре. Бахчасарай- бай табигатьле тарихи урыннар, һәйкәлләр сакланган шәһәр. Хан- сарайга керү ишеге дә 47 ханның исеме язылган югары сәнгать әсәре. Хан-сарайның кече мәчете, Каплан Гәрәй хан төзеткән чишмә, фонтан- болар барысы да бүген тарихи һәйкәлләр булып туристларның, килгән халыкның игътибарын җәлеп итә. Әгәр әдәбият тарихына күз салсак,1824 нче елда Пушкин Бахчасарай фонтанын күрү тәэсирендә шул исемле шигырь язган.
Кырымда “ Тәрҗеман” исемле татар газетасын1883 нче елның 10 апрелендә чыгара башлаган, Нобель премиясенә тәкъдим ителгән Исмәгыйл Гаспринскийны да бик олыйлар. Аның йорты, типографиясе - бүген музей буларак бик күп халыкны үзенә җәлеп итеп, татарның никадәр зыялы һәм укымышлы халык булганлыгын исбатлый. Гаспринскийның тормыш иптәше, милләт анасы - Зөһрә Акчурина,миллиордер баласы, үз гомерен 5 бала үстереп Гаспринскийның таянычы, илһамландыручы, бик акыллы, зыялы хатын-кыз булуы белән таныла. Музейда аңа бик зур урын бирелә.
Беренче җәдитчелекнең башлангычы булган Зынҗырлы мәдрәсәсендә укыган шәкртләрнең зур дәрәҗәләргә ирешүләре – татар халкының ни дәрәҗәдә белемле булырга тырышуын раслый.
Кырым зур булмаса да, аның тарихи урыннары бик күп. Һәм аларның барысын да 1 көндә Бахчасарайның 11 шәһәренең һәм 14 муниципаль районының истәлекле урыннарын үз эченә сыйдырган "Кырым уч төбендә" дигән паркында күреп була.
Татар халкының никадәр тырыш, уңган, батыр икәненә без, Алупкада урнашкан Бөек Ватан сугышында 643 сугышчан очыш ясаган, 4 тапкыр Советлар союзы герое булган, 50 еллар башында очкычларны сынаучы булып авиациягә бик күп яңалык кертәкән очучы Әмәт-хан Солтан музеенда тагы бер кат инандык.
Татар мәгарифе көннәре кысаларында узган чаралар, кырым - татарлары халкының уңышлары, гомумән, татар халкының дөнья күләмендәге казанышлары – бездә горурлык хисе уятты.