Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклаша
Идел буе районының 35 нче лицей – “Галактика” белем үзәге базасында “Татар теле дәресләрендә укучыларда предмет компетенциясен формалаштыру” дигән темага шәһәр семинары булып узды. Аның эшендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Лицей директорының милли мәгариф буенча урынбасары Г.Р. Шиһапова федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар телен укытуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп укучыларына телләрне укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучыларының эшчәнлекләре турында сөйләде. Шулай ук Г.Р. Шиһапова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш системасын бәян итте.
Семинарда катнашучылар 2 нче сыйныфларда (укытучылары В.М.Шәяхмәтова, Л.Ф. Галимҗанова) үткәрелгән татар теле дәресләрендә булдылар. Балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды, укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде.
Семинарда катнашучылар ФДББС таләпләреннән чыгып, татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар. Г.Ахуновка багышлап ачылган музей-почмакның ( укытучы Г.Ф.Гыйлаҗева) укучыларда татар теле һәм әдәбиятыннан предмет, мәдәни компетенцияләр формалаштыруда зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Р.З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле” укыту-методик комплекслары белән эшләү үзенчәлекләре, предмет нәтиҗәләренә ирешү алымнары, дәреснең структурасы, универсаль уку гамәлләре турында турында сөйләде, дәресне проектлаштыру буенча буенча киңәшләрен бирде, үткәрелгән дәресләрне һәм видеодәресләрне методик яктан анализлады.
Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда предмет компетенциясен формалаштыру юллары, укытуның норматив-хокукый документлары, эш программаларын төзү үзенчәлекләре турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин сөйләде.
Семинарда катнашучылар өчен консалтинг үткәрелде.
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии