SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Белем сыйфатын күтәрү алымнары

 семин гим 6

Казан шәһәре Идел буе районының "6 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль учреждениесендә “Татар теле укытуның нәтиҗәле алымнары һәм инновацион технологияләр“ дигән темага семинар үткәрелде. Семинарга туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.
Гимназия директорының милли мәгариф буенча урынбасары Э.Х.Гыйззәтуллина педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү һәм ФДББС ны гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназиядә рус телле укучыларны татар теленә В.Н.Мещерякова системасына һәм сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү, “Сәлам” укыту-методик комплектларын гамәлгә кертү юнәлешендә системалы эш алып барыла. Бу өлкәдә тьюторлар да әзерләнә. Алар яңа педагогик технологияләрне башка мәктәп мөгаллимнәренә өйрәтүдә зур тырышлык куеп эшлиләр. Гимназиянең эш тәҗрибәсен Казан мәктәпләренең педагоглары гына түгел, ә республиканың башка районнарыннан да килеп өйрәнәләр.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.З.Бикмөхәммәтова, Г.Г.Хөснетдинова үткәргән дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин булды. Семинарда катнашучылар балаларның дәресләрдә актив эшләүләрен, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуларын, сөйләм телләренең камилләшә баруын, укучыларның бер-берсенә теләп ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр. Шәһәр мәктәпләреннән килгән укытучылар дәресләрнең югары методик дәрәҗәдә узуын ассызыкладылар.
Мәктәп педагоглары Г.Р.Гарипова, Л.Н.Низамиева, “Манзара” театр студиясе режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты З.Н.Вәлиева җитәкчелегендә әзерләнеп, укучылар тарафыннан куелган Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектаклен семинарга килүчеләр яратып карадылар. Спектакльдә катнашкан укучыларның саф әдәби телдә сөйләшүләре, образларны оста итеп ача белүләре сокландыру тудырды. Телгә булган мәхәббәт дәрестә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да дәвам иттерелә икән.
Гимназиянең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.З.Бикмөхәммәтова үткәрелгән дәресләргә тулы анализ ясады, В.Н.Мещерякова системасын кулланып укытуның өстенлекле якларын, планлаштырылган предмет нәтиҗәләренә ирешү юлларын күрсәтте.
Шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин “Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр куллану” дигән темага чыгыш ясады.
Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, алар өчен төрле мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.