SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңа технологияләр гамәлгә керә

IMG_3446

Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче урта гомуми белем мәктәбендә “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар телен өйрәтү технологиясе“ дигән темага семинар үтте. Семинарга рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул семинарның максаты, эш юнәлешләре белән таныштырды.
Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, мәктәптә укыту-тәрбия эшен модельләштерү, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән методик эшне оештыру тәҗрибәсе, милли мәгарифнең юнәлешләре белән мәктәп директоры О.В.Скробова, директорның милли мәгариф эшләре буенча урынбасары Р.Г.Газимҗанова уртаклаштылар.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Н.В.Максимов рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен сөйләм калыплары аша өйрәтү юлларына тукталды. Бу юл белән эшләүнең отышлыгын үз тәҗрибәсеннән китерелгән мисаллар белән дәлилләде. Семинарда катнашучылар укытучының 1 нче һәм 3 сыйныфларда үткәргән татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә булдылар. Балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды, укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде.
Н.В.Максимовның үз мөгаллимлек тәҗрибәсенә нигезләнеп төзегән әлеге технологиянең үзенчәлекләрен аңлаткан фәнни-методик хезмәте 2015 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Быел исә әлеге фәнни-методик хезмәткә таянып, шул ук нәшриятта “Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез” дип аталган уку ярдәмлеге басылып чыкты. Укытучылар бу хезмәтләр белән дэ таныша алдылар.Семинарда катнашучылар ФДББС таләпләреннән чыгып, татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары З.Т.Әхмәтова, Л.С.Бицура үз чыгышларында татар әдипләренә багышлап ачылган музейның укучыларда татар теле һәм әдәбиятыннан предмет, мәдәни компетенцияләр формалаштыруда зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллинның чыгышы татар теле һәм әдәбияты дәресләрен заманча технологияләр кулланып укытуга багышланган иде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Р.Ә.Баһавиева, Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге методисты М.В.Җиһангирова семинарда катнашучылар өчен милли мәгариф проблемалары буенча консалтинг уздырдылар.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә мәктәп директорының милли мәгариф эшләре буенча урынбасары Газимҗанова Р.Г. ның, педагогларның, администрациянең зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.