SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Директор урынбасарлары тәҗрибә уртаклаша

IMG_3013 IMG_3028

Киров районының 4 нче гимназия-интернат базасында гомуми белем оешмалары җитәкчеләренең уку-укыту һәм милли мәгариф буенча урынбасарлары семинары булды. Ул “Белем сыйфатын тәэмин итүдә төп чараларның берсе буларак директор урынбасарының идарә итү культурасын күтәрү” темасына багышланды. Аның эшендә 161 директор урынбасары, район мәгариф бүлеге башлыклары урынбасарлары, методистлар катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары М.М. Фаттиев ачты. Ул семинарның максатлары, милли мәгариф система алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Сәләтле балалар өчен белем бирүче полилингваль гимназия-интернат белән идарә итү үзенчәлекләре турында Киров районы 4 нче гимназия-интернат директоры Гыйззәтуллин Таһир Радик улы бәян итте.
Совет районы 121 нче лицейның директор урынбасары Вәлиуллина Рәмзия Һашим кызы “ Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә предмет компетенцияләренә диагностика үткәрү”, Яңа Савин районы 7 нче лицей-интернат директоры урынбасары Ахматова Татьяна Вячеславовна “Катнаш белем бирү”, Идел буе районы 6 нчы гимназиянең директор урынбасары Гыйззәтуллина Энҗе Хәбир кызы “Тайм-менеджмент һәм компьютер” һәм Киров районы 4 нче гимназия-интернатның директор урынбасары Минһаҗева Ләйсан Садыйк кызы “Белем оешмасы белән идарә итү системасында LMS Moodle платформасын куллану” темаларына мастер-класслар күрсәттеләр. Мастер-класслар семинарда катнашучыларда зур кызыксындыру тудырды. Алар осталык дәресләренең, үзара тәҗрибә уртаклашуның файдалы булуын ассызыкладылар.
Семинарның пленар утырышында Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Р.Ә. Баһавиева “Милли мәгариф үсешенең төп юнәлешләре”, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының бүлек башлыгы А.И.Хадыев “Мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге һәм контроле вакытында ачыкланган кимчелекләр”, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин “Туган (татар) телдә белем бирү һәм туган телләрне укыту үзенчәлекләре” темаларына чыгыш ясадылар, семинарда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Семинар ахырында укыту-тәрбия эшендә зур уңышларга ирешкән директор урынбасарларына Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.