SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Алиш эзләреннән

img0

27 апрель көнне Казан шәһәре Совет районының “ Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия”сендә каһарман язучы Абдулла Алишның 110-еллык юбилеена багышланган V төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе узды. Бу чара гимназиядә 2013 елдан бирле үткәрелеп килә. Конференциядә катнашучылар саны елдан-ел арта, географиясе киңәя. Быел Башкортстан, Пермь, Әстерхан, Ульян, Төмән өлкәләреннән килгән укучылар һәм укытучылар да булды.
Каләм тибрәтүче, Абдулла Алишның, җәлилчеләрнең тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынучы, янәшәдә яшәүче батырларны барлаучы, эзләнүче, иҗатка тартылучы, ә иң мөһиме, туган телдә иҗат итүче, әдәбият белән кызыксынучы балаларның күп булуы куандыра.
Конференциядә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының регионнар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Мусина Гөлия Фәрхат кызы, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең методисты Зиннатуллин Раиф Каримуллович, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире,ф.ф.к. Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Мәгарифне үстерү институтының доценты , ф.ф.к Фәттахова Рузилә Фирдавис кызы, ТР ның Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, ф.ф.к. Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы, Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре,Совет районының мәгариф идарәсе методисты Касыймова Ильвера Ширияздановна, Абдулла Алишның туганнары катнашты.