SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Директор урынбасарлары тәҗрибә уртаклаша

IMG_1939

Казан шәһәре Мәскәү районы Казан федераль университеты каршында эшләп килә торган Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия базасында семинар уздырылды. Аның эшендә татар мәктәпләре директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары катнашты. Семинар милли гомуми белем уку йортларында укыту-тәрбия процессын заман таләпләренә туры китереп оештыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Гимназия директоры Татарстанның халык укытучысы К.З.Хәмидуллина гимназиядә тормышка ашырыла торган төрле педагогик проектлар турында сөйләде. Гимназиянең белем бирү программасын тәфсилләп аңлатты, идарә итү системасы, эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Педагогик коллектив Бөтенроссия, Татарстан күләмендә үткәрелә торган конкурсларда, проектларда теләп катнашалар, төрле җиңүләр яулыйлар, грантларда җиңеп чыккан укытучыларның саны елдан-ел арта бара.
Семинарда катнашучылар география, физика, химия, рус әдәбияты, чит тел, тарих, татар теле (укытучылар Корбангалиева Э.М.,Нуриев Д.Ш., Хәлиуллина Л.К., Гайнетдинова А.Р., Фатыйхова Э.Р., Җамалетдинова Г.Р., Шакирова Р.Р., Шакирова Г.Ә.) дәресләрендә санлы белем бирү чыганаклары, 3D-фильмнар, интерактив тавыш бирү җайланмалары, документ-камера белән эшләү ысуллары, заманча технологияләр куллану тәҗрибәсе белән таныша алдылар. Барлык дәресләр дә татар телендә үткәрелде. Җитәкчеләр дәресләргә югары бәя бирделәр.
Гимназиядә федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруга да зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә гимназиядә берничә проект гамәлгә куелган. Музей педагогикасы ( гимназиядә 4 музей эшли), Пушкин мәктәбе ( җитәкчесе Бушуева Ә.Д., фәнни җитәкчесе Бакиров Р.А.), инженерлык мәктәбе, “Идел белән Урал арасында” рәсем сәнгате мәктәбе, медиамәктәп балалар арасында бик популярлык казанган. Аларның эшчәнлеге белән директор урынбасары Мәгъсумҗанова Ч.И., филология фәннәре кандидаты Бакиров Р.А., “Робототехника” түгәрәге җитәкчесе Гыймранов Р.С., рус һәм татар телләре укытучылары Настявина Г.Р., Камалова Т.Ф. таныштырды.
Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Алар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә гимназия директорының укыту-методик эшләр буенча урынбасары Г.Н Шәйхелисламованың, педагогларның, администрациянең зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.
Семинар эшендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Р.Ә.Баһавиева, методист Р.К.Зиннәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.