SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Осталык мәктәбе

IMG_1616

Казан шәһәре Вахитов районы инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган 39 нчы урта гомуми белем мәктәбендә «Укытучының профессиональ компетентлыгын күтәрү чарасы буларак һөнәри бәйгеләр» темасына семинар-практикум булды. Анда шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинар эше мәктәпнең бер структурасы булган Л.Н.Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәге белән танышудан башланды. Семинарда катнашучылар укучыларда рухи-әхлакый кыйммәтләр булдыру һәм эзләнү-тикшеренү компетенциясен формалаштыру, татар теленең куллану даирәсен киңәйтү юнәлешендә үзәктә башкарылган эшләрне күрә алдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзәкнең җитәкчесе М.В.Кулагина, этнографик түгәрәк җитәкчесе Н.А.Исламованың тәфсилле чыгышларын бик җылы кабул иттеләр.
Инновацион уку йорты буларак, мәктәптә иҗади мохит булдыру, укытучыларны һөнәри бәйгеләргә әзерләү системасы турында Татарстанның атказанган укытучысы, биология фәннәре кандидаты, мәктәп директоры Г.А. Нәҗипова һәм директор урынбасары Н.Н.Нәҗипова сөйләде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Р.Р.Шәмсетдинова «Педагогның иҗади потенциалын тормышка ашыруда конкурсларның әһәмияте», шул ук институтның милли мәгариф лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты М.Р.Шәехов «Педагогның инновацион эш тәҗрибәсен диссеминацияләү формасы буларак методик семинар» һәм дәреслекләр авторы, институтның өлкән укытучысы Г.В.Һадиева «Укытучының профессиональ компетентлыгын презентацияләү формасы буларак мастер-класс» темаларына чыгыш ясадылар. Чыгышлар семинарда катнашучыларда зур кызыксындыру тудырды.
Семинарның практик өлешендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә беренче урын яулаган,39 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы И.Х.Әбсәләмова «Тел өйрәнүдә сөйләм формулалары һәм сөйләм модельләре» темасына методик семинар һәм «Осталыкка ирешү баскычлары...алар күпме?» темасына мастер-класс, шушы ук бөйгенең «Укытучы-новатор» номинациясе җиңүчесе, 27 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.Р.Нәҗипова «Raft-технологиясен кулланып, ораторлык осталыгына өйрәтү» темасына мастер-класс күрсәттеләр. Соңыннан ике укытучы да, бергәләшеп, белем проектын төзү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Мәктәп директорының милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.Н.Нәҗипова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп берләшмәсе җитәкчесе , туган тел укытучыларының Бөтенроссия мастер-классы җиңүчесе, Гран-при иясе С.М.Салихова «Хәзерге заман укытучысының һөнәри-педагогик осталыгы” темасына методик коучинг уздырдылар.
Чарада катнашучылар семинарның файдалы һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр.