SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Тел сагында - ир - егетләр

IMG_1511

2018 нче елның 12 нче апрелендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тел сагында-ир-егетләр” педагогик уен –конкурсы үткәрелде. Анда Казан шәһәре һәр берләштерелгән районының ир-егетләреннән торган 4 җыелма команда катнашты.
Педагогик уен шәһәребездә үз эшчәнлеген алып бара торган гомуми белем оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, ир-ат мөгаллимнәренең җәмәгатьчелек алдында профессиональ абруен күтәрү максаты белән Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды.
Уенның беренче этабында һәр команда үзе турында презентация тәкъдим итте. Икенче этапта исә “Теле барның - иле бар” темасына 3 минутлык видеоролик күрсәтелде.Уенның өченче этабында уенда катнашучылар тел гыйлеме буенча көч сынаштылар. Аннары команда капитаннары өчен блиц-турнир уздырылды. Соңгы этапта укытучы һөнәрен сайлаган, яки мәктәптә (мәдрәсәдә) эшләгән әдипләр Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Хөсәен әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр команда өзекнең афишасын әзерләгән иде.
Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар, Психология Һәм мәгариф институтлары, – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләреннән торган мәртәбе жюри 1 нче урынны Совет районы командасына бирде. 2 нче урынга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының берләштерелгән командасы лаек булды. 3 нче урынны Вахитов һәм Идел буе районының берләштерелгән командасы белән Киров һәм Мәскәү районнарының берләштерелгән командасы үзара бүлештеләр. Уен концерт программасы белән үрелеп барды.
Уенда җиңүчеләргә һәм призерларга Казан шәһәре мәгариф идарәсе дипломнары, бүләкләр тапшырылды.
Уенны уңышлы үткәрү өчен 170 нче мәктәптә барлык шартлар да тудырылган иде.