SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

«Алиш эзләреннән» исемле Халыкара фәнни-гамәли конференция турында мәгълүмат

Конференцияне оештыручылар :
- Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы;
- Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты;
– Татарстан Республикасының Язучылар берлеге;
– Бөтендөнья Татар Конгрессының яшьләр бүлеге;
– Казан (Идел буе) Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты;
– Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе;
- Казан шәһәре Совет районының мәгариф идарәсе;
– Казан шәһәре Совет районының «Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;
– « Безнең мирас” журналы, «Ватаным Татарстан», ” Шәһри Казан” газеталары.
Биш секциягә түбәндәге темалар буенча эшләр кабул ителә:
1. Алиш эзләреннән / По следам Алиша (5-11 нче сыйныф укучылары өчен татар һәм рус секцияләре)
2. Әдәбиятта батырлык темасы ( 8 - 11 нче сыйныф укучылары катнаша)
3. Әкиятләрдән олы тормышка (4-6 нчы сыйныф укучыларының Алиш әкиятләре яки башка әкиятләр буенча эзләнү эшләре яки үзләре язган 2 әкияте карала)
4. “Шигърият бакчасында” (Шигъри остаханә) 5-11 сыйныф укучылары ирекле темага үзләре язган шигырьләрен тәкъдим итәләр (3 шигырь, берсе патриотик рухта булырга тиеш).
Елдан –ел катнашучылар саны арта. Каләм тибрәтүче, Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынучы, янәшәдә яшәүче батырларны барлаучы, эзләнүче, иҗатка тартылучы, ә иң мөһиме, туган телдә иҗат итүче, аны камил белүче балаларның күп булуы куандыра.
Конференциягә килгән эшләрнең яхшы дип табылганнары җыентыкка кертелә.
Мондый чаралар узарга тиеш, аларның әһәмите бик зур. ”Алиш эзләреннән” исемле Халыкара фәнни-гамәли конференциясе дә моның ачык мисалы. Бу чара Абдулла Алиш безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буынга батырлык үрнәкләре күрсәтә, Ватаныбызга,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләвен раслый.
Быел конференция 27.04.2018 узачак.