SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар журналистикасы үсештә

IMG_8086

Казан шәһәре Совет районының «Дәрвишлэр бистәсе балалар иҗаты үзәге» өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесендә “Журналистикада заманча мәгълүмати технологияләрне тормышка ашыруда татар теленең роле» дигән темага I нче республика фәнни-гамәли конференциянең йомгаклау утырышы булды.
Конференция Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация югары мәктәбе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге тарафыннан оештырылды.
Анда югары уку йортлары галимнәре белән беррәттән гомуми белем оешмалары укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, студентлар, мәктәп укучылары катнашты. Конференция 5 секциягә бүленеп эшләде. Аларда татар журналистикасы тарихы, мәгълүмати технологияләр, татар журналистикасы материалларын урта мәктәптә куллану, татар теленең үсешен тәэмин итүдә гаммәви коммуникация чаралары, интернетта татар теле кебек мәсьәләләр яктыртылды.
Конференциянең пленар утырышында Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Х.Й. Миңнегулов, Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Р.Л.Зәйни, Казан федераль университетының татар журналистикасы магистранты Р.Р.Садретдинов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Р.Ә.Баһавиева, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Г.М.Шиһапова, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Н.З.Рәхмәтуллина, Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгенең милли тәрбияне үстерү бүлеге мөдире Антонова Л.М., Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгенең “Хыял” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе З.М.Хафизова чыгыш ясады.
Конференциясенең секция утырышларында чыгыш ясаган педагогларга, укучыларга Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация югары мәктәбенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, иң яхшы эшләрдән тупланган җыентык бүләк итеп бирелде.
Конференциядә катнашучыларга Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгенең төрле берләшмәләрендә шөгыльләнүче балалар үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.