SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Заман мәктәбенә - заманча технологияләр

IMG_7849

Казан шәһәре Яңа Савин районы 155 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары өчен “Блум технологиясенә нигезләнеп, заманча дәресне проектлаштыру” темасына шәһәр семинары булды. Семинарны гимназия директоры Н.Р. Фазылов ачты. Ул гимназиянең инновацион эшчәнлекне оештыру буенча стажировка мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. Педагогик коллективның бу юнәлештә башкарган эшләренә тукталды, гимназиядә тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Р.Р.Нәҗипова укыту–тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназиядә тәнкыйди фикерләү технологиясен, шул исәптән Блум таксономиясен гамәлгә кую буенча зур эш башкарыла һәм бу эш системага салынган. Укытучылар өчен махсус уку оештырылган, семинарлар үткәрү практикага кергән, тьюторлар әзерләнгән. Р.Р.Нәҗипова Блум таксономиясеннең һәрбер дәрәҗәсен мисаллар белән аңлатып күрсәтте, аның чыгышы презентация белән үрелеп барылды.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина А.С., җәмгыять белеме укытучысы, “Ел укытучысы – 2018” конкурсының район этабы җиңүчесе Шәйдуллин Э.И., география укытучысы Ханнанова Г.М., инглиз теле укытучысы Гарипова Н.И., Блум технологиясенә нигезләнеп, 6-8 нче сыйныфларда дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдә белем бирү, аңлау, куллану, анализ, синтез, бәяләү дәрәҗәләрен күрергә мөмкин иде. Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, укучыларның эшчәнлеге оештырылды. Укучылар дәреслардә актив катнашалар, үз фикерләрен дәлилли, иптәшләренең һәм үзләренең эшчәнлеген бәяли, биремнәрне яңа ситуациядә куллана алалар.
География укытучысы Ханнанова Г.М., җәмгыять белеме укытучысы Шәйдуллин Э.И., Совет районы 169 нчы мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе җитәкчесе Хәмидуллина Л.С. “Заман мәктәбенә-заманча технологияләр” темасына мастер-класс уздырдылар. Семинарда катнашучылар мастер-классларны югары бәяләде.
Семинар түгәрәк өстәл янында сөйләшү белән тәмамланды. Анда Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин, 141 нче мәктәпнең директор урынбасары, дәреслекләр авторы Ф.С.Фәизова, 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.И.Тарханова чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәҗипова Р.Р. ның, педагогларның, администрациянең зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.