SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Фэнис Яруллиннын тууына 80 ел!

8

9 нчы февраль - Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, “Халыклар дуслыгы” ордены иясе Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилей көне. Шул уңайдан Казан шәһәре Яңа Савин районы 103нче рус –татар урта мәктәбендә әдәби кичә булды. Бәйрәм тантанасында Татарстанның халык шагыйрьлэре Роберт Миңнуллин хэм Рәдиф Гаташ, балалар шагыйрәсе, “Шәһри Казан” газетасы хезмәткәре Йолдыз Шәрәпова, Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя ханым, шагыйрь иҗатын барлап торучы туганы Сәвия Хәкимова, “Казан утлары” журналының мөхәррире Фәнил Гыйләҗевләр катнаштылар.
Кунаклар башта Фәнис Яруллин музеенда булдылар. Аннан соң мәктәпнең актлар залында Фәнис Яруллинның тууына 80 елтулу га багышланган искә алу кичәсе башланып китте. Кичәдә мәктәп укучылары Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сойлэделэр.Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләре, җырлары һәм иҗаты турындагы презентация белән бергә үрелеп барды.Кичәбезнең иң олы кунагы -Нурсөя апа хөрмәтенә җылы сүзләр әйтелде, җырлар җырланды. Шагыйрьнең төрле елларда, төрле темаларга язылган күп кенә шигырьләрен укучылар сәнгатьле итеп сөйләделәр,сэхнэлэштереп курсэттеллэр,анын сузлэренэ язылган жырлар жырладылар.Укучылар Роберт Миннуллин,Рэдиф Гаташларнын Фэнис Яруллин турындагы истэлеклэрен,телебез,миллэтебезгэ багышланган ялкынлы чыгышларын тын да алмый тынладылар.Кичэ барлык катнашучылар берлегендэ Туган тел жырын жырлап тэмамланды.Кичә ахырында мәктәп директоры Хәбибуллин Р.Н. килгән кунакларга, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм катнашкан укучыларга үзенең рәхмәтен белдерде.

https://vk.com/album-44170100_251520842