SMI.KAZANOBR.RU

“Мияу белән Акбай паркка сәяхәткә җыеналар”.

Фахриева.Р.А. Казан шәһәренең 69нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.
(Уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек конспекты)
Максат:
-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү,төп юл билгеләрен искә төшерү.
-Юлны аркылы чыкканда бер-береңә ярдәм итү теләген тәрбияләү.
-Урамда,юлларда әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү,балаларны үзләрен хәвефсез тотарга күнектерү.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче:Хәерле иртә,балалар!Балалар карагыз әле нинди матур иртә бүген,әйдәгез елмаеп бер-беребезгә хәерле иртә телибез.
Хәерле иртә, миңа!
Хәерле иртә, сиңа!
Хәерле, иртә сезгә!
Хәерле иртә, барыбызга!
(Ишек шакыйлар,Мияу белән Акбай керәләр,икеседә бик моңсу.)
Тәрбияче:Балалар,карагыз әле,безгә кунаклар килде.Болар бит безнең дусларыбыз Акбай белән Мияу.Сорыйк әле үзләреннән,нишләп шулай моңсу икән алар.
Тәрбияче Акбай Мияу сезгә ни булды ,нигә сез моңсу?
Акбай:Безнең паркка барасыбыз килә,тик үзебез генә барырга куркабыз,юлда машиналар бик күп,ә парк юлның икенче ягында.
Тәрбияче Балалар,әйдәгез без бергә паркка экскурсиягә барабыз.Без анда җәяү генә барырбыз.
Тәрбияче Җәяүлеләр каян йөрергә тиеш?
Балалар:Тротуардан барырга тиешләр.
Тәрбияче Дөрес, балалар. Җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиешләр. Ә тротуарның кайсы ягыннан?
Балалар. Уң ягыннан.
Тәрбияче. Дөрес, дусларым. Җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиешләр. Әйдәгез минем арттан, без җәяүлеләр булырбыз. Матур итеп парлашып тезелик,менә миндә флагчыклар бар.(Арттагы балага флагчык бирелә,тәрбияче үзедә флагчыкны тотып алга баса).

1нче тукталыш.Автобус тукталышы.
Тәрбияче:Бу нинди билге балалар?(Тукталыш билгесе күрсәтелә)
Балалар:Тукталыш билгесе
Тәрбияче:Бу юл билгесен кайларга куялар?
Балалар: Бу билгене автобус тукталышларына куялар
Тәрбияче:Әйе, бу билгене автобус тукталышларына куялар.Карагыз әле, монда ниндидер ватык машиналар да бар. Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам иткәнче машиналарны төзәтеп китик.
Дидактик уен: «Автобусны төзәт»
Тәрбияче балаларга автобус өлешләре өләшеп чыга (турыпочмаклык, түгәрәк, квадрат)
Тәрбияче: Балалар, сез нәрсә төзедегез?
Балалар: Бу – автобус.
Тәрбияче: Ул нинди өлешләрдән тора? (Балаларны активлаштыру) Сезнең автобуска утырганыгыз бармы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Бу транспортка утырган кешеләр кемнәр булалар?
Балалар: Пассажирлар.
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә хәзер,Акбай белән Мияуга автобуста үзеңне ничек тотарга кирәклеген әйтеп китик әле.
-Автобуста кычкырып сөйләшергә ярамый.
-Тәрәзәдән башны, кулларны чыгарырга ярамый.
-Автобус эчен чүпләргә, конфет кәгазьләрен ташларга, көнбагыш ашап барырга ярамый.
-Кычкырып сөйләшергә, көләргә, тавышланырга ярамый.
-Олы кешеләргә, әби-бабайларга, бала күтәргән апаларга урын бирергә кирәк.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик.
2 нче тукталыш. “Светофорның төсләрен бел”
Тәрбияче:Балалар мин сезгә табышмак әйтәм,тыңлап карагыз әле.
Алмаш-тилмәш өч күз яна:
Яшел,кызыл һәм сары.
Урамда дөрес йөрергә
Булыша ул көн озын.
Балалар:Светофор.
Тәрбияче:Балалар,мөгаен Акбай белән Мияу светофорның ни өчен кирәген белмиләрдер,әйдәгез аңлатып китик әле.(Балаларның җаваплары,светофорның сигналларын искә төшерәләр,транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр ул сигналларга ничек реакция ясарга тиешлекләрен аңлаталар.)
Тәрбияче:Акбай белән Мияу яхшырак аңласын өчен без тактага күз салыйк әле. Светофорның төсләрен белмичә безгә сәяхәтне дәвам итәргә ярамый. Әйдәгез әле, светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштырыйк.(интерактив тактада эшләү.)
Балалар: Кызыл төс: « Тукта», – ди,
Сары төс: «Әзерлән», – ди,
Яшел төс: «Кузгал», – ди.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, дусларым минем. Сез бик җитезләр, өлгерләр.Инде балалар арыгансыздыр,әйдәгез бераз уйнап алыйк.
Уен “Игътибарлы бул!”
Тәрбияче:Балалар түгәрәкләнеп басабыз.Минем сигналны яхшылап тыңлагыз,мин “светофор” дигәндә без туктап торабыз,”җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны”дигәндә барабыз,”Автомобиль”дигәнне ишеткәч,кулларны рулҗ итеп автомобильгә әвереләбез.
Мияу:(шатланып)Әнә-әнә күрәм ,паркны күрәм!
Тәрбияче:Чү,Мияу,ашыкма!Күрәсеңме юлда күпме машина йөри,ә парк юлның икенче ягында,анда безгә ничек чыгарга икән?Минем сезгә тагын бер табышмагым бар.
Мин булам шундый билге:
Сине саклыйм мин, җәяүле!
Чыгабыз бергә-бергә
Без юлны шушы җирдә.
Балалар:җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны.
Тәрбияче:Бик дөрес балалар,безгә юлны шушы билге булган урында гына чыгарга ярый.Әйдәгез без юлны чыгыйк,башта сул якка карап машиналар туктап торуына ышанабыз һәм алга атлыйбыз,юлнын уртасына җиткәч уң якка күз салабыз һәм юлны дәвам итәбез.Менә без паркка килеп тә җиттек.Матур чирәмгә утырып ял итеп алыйк.(балалар тезелешеп коверга утыралар,йомгак ясала.)
Тәрбияче:Сезнең ярдәм белән барлык биремнәрне дөрес үтәп сәяхәтебезне тәмамладык.
Акбай белән Мияуга паркка сәяхәт кылырга булыштык.Сезгә сәяхәт ошадымы?
Акбай:Безгә сәяхәт ошады,без инде хәзер үзебездә паркка бара алабыз,рәхмәт балалар сез бик күпне беләсез икән.Безнең сезгә күчтәнәчебездә бар.(матур тартмада һәр балага конфет салынган)
Тәрбияче:Әйдәгез,балалар Акбай һәм мияу белән саубуллашыйкта кире бакчага кайтыйк.
Балалар:Рәхмәт Акбай һәм Мияу.Сау булыгыз!
Тәрбияче:Юлларда сак булыгыз!