SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

ЭССЕ "Каршылыклар аша йолдызларга таба"

Күп белдерүгә караганда аз белдереп,
эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен
үзе табарга юллар күрсәтү –
мөгаллимнәр бирә алган хезмәтләрнең
кадерлесе, иң зурысыдыр.
Галимҗан Ибраһимов

Мин күзләремне йомам...
Иске генә кыйшайган йорт, зәңгәр буяу белән буялган өйалды баскычында кечкенә генә, дүрт яшьләр тирәсендә кыз бала утырып тора.
Әкрен генә шыгырдап өй ишеге ачыла, һәм аннан шундый назлы, яулык астыннан бөдрәләнеп торган чәчләре белән мөлаем йөзле өлкән яшьтәге бер хатын-кыз чыга. Ул җылы куллары белән хуш исле икмәкне суза: “Аша, кызым, без синең белән шундый күп башаклар җыйдык. Менә мин сиңа икмәк тә пешердем, аша, Лилия”, - ди миңа газиз әбием, минем икенче әнием. Мин бала самимилеге белән әле генә кырда җыйган шул башакларны биш минут эчендә хуш исле икмәккә әйләндерергә мөмкин икәнлегенә чын күңелдән ышанам.
Шул вакыттан бирле инде өч дистә ел үтте. Төшемдә еш кына күрә торган теге иске йорт та юк инде, әбием дә вафат, ләкин күңелдә туганлык хисләре, җылы хатирәләр торып калды. Ә бит менә шул вакытта ук әбием минем күңелемә эзләнү орлыгын салган булган икән. Бу орлыклар хәзер күңелемдә шытып, укытучылык һөнәренә этәргеч булды.
Балачакта мин укытучы булырга хыялландым микән? Авыр сорау. Миндә һәрвакыт ике һөнәр капма-каршы торды – табиб яисә укытучы. Тәннең физик халәте һәм аның эчке күңел торышы – болар иң җаваплы һәм лаеклы роль үти торган өлкәләр. Үзем өчен шуны аңларга телим: нигә мин нәкъ шул, укытучылык һөнәрен, сайладым икән?
Мин рәхәтләнеп өйдәге барлык курчакларны дәвалый идем, ә соңыннан, аларны өстәл янына утыртып, “журналда” билгеләр куеп, китап укый идем.
Ә инде вакыт узу белән, һич икеләнүсез, минем алдымда бөтен дөньяның чиксезлеген һәм аның иҗат җимешләрен ачкан укытучылык өлкәсен сайладым.
Без еш кына киләчәгебез нинди булыр дип уйланабыз? Тормыш юлыңны сайлау, һөнәр сайлау – болар барысы да кеше тормышына, аның дөньяга карашына эз сала. Һәрберебез тормышның аерым этабында, кешенең киләчәк юлын билгели торган, сайлау юлы алдында тора.
... Тынчу аудиторияләр, иркен коридорлар – барысы да артта калды. Имтиханнар тәмам. Менә мин студент! Татар дәүләт гуманитар институтының беренче курс студенты. Менә шушы мизгелдә мин тормышымда нәрсәдер үзгәрәчәген эчке бер тоемлау белән аңладым. Иң беренче чиратта, мин студент кына түгел, ә булачак педагог! Ул вакытта мин, унҗиде яшьлек кыз, бар нәрсәнең җитдилеген аңлый идем микән? Дөресен әйтәм - юктыр. Ләкин ул минутлар хәзергене һәм киләчәкне алыштырдылар. Хәзер мин үземне башка һөнәр иясе итеп күрмим. Аңлыйм: минем сайлаган юлымда күпме әйтелмәгән, тәмамланмаган эшләр бар. Аны эшләп бетерерлек түгел.
Вакыт уза тора. Мин хәзер бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемә – яшь буынны тәрбияләүгә багышладым.
Сыйныф җитәкчесе булу да бик гади эш түгел. Төрле балалардан тулаем, оешкан коллектив ясый белү осталыгы – бу чын мәгънәсендә сәнгать. Һәр балада шәхес күрә белү – бу профессионализм. Алар белән бергә күңелле, гомерлеккә истә кала торган мәктәп тормышын яши алу – бу талант. Аларга тормыш юлын сайларга һәм киләчәктә үз юлыңны табарга булышу – бу сәләт. Минем фикеремчә, бу сыйфатларга чын сыйныф җитәкчесе ия булырга тиеш.
Мин киләчәктә укучыларымның тормышта үз юлларын дөрес табып, гомерләре заяга үтмәүләрен телим.
Вакыт алга ашкына. Дөнья үзгәрә, без үзгәрәбез. Замана укытучысын нинди итеп күрергә телиләләр икән укучылар? Минем уйлавымча, әгәр дә укытучы, аны төрле шәхесләр ничек күрергә тели, шундый булырга омтылса, ул укытучы булудан туктый. Әгәр дә ул, укытучы вазыйфасын кузаллап, үз максатлары, юлы белән атласа, ул укытучы була алачак. Укытучы – әйдәп баручы.
Педагогик тәҗрибәм минем үз профессиналь фәлсәфәмне формалаштырды:“Син миңа күрсәт, мин күрәчәкмен; син миңа сөйлә, мин ишетәчәкмен; син миңа өйрәт һәм мин өйрәнәчәкмен”.
Укытучының һәр яшәгән көне, һәр укыткан дәресе, укучылар белән аралашкан һәрбер минуты яктылык, мәрхәмәтлелек, чын мәхәббәт, соклану, тетрәндергеч хисләр алып килә. Бары тик балалар гына ихлас һәм чын күңелдән ярата ала. Алар безгә кайвакыт ата-аналарыннан да ныграк ышана, үзләренең серләре белән уртаклаша, йөрәк серләрен ача. Минем кайвакыт киләчәкне күрәсе килгән чаклар була: алар белән нәрсә булачак, тормыш сынауларын үтә алырлармы, үз максатларына ирешәчәкләрме? Алар өчен кем үрнәк, юл күрсәтүче остаз булачак? Без, укытучылар, ата-аналар балаларда ватанпәрвәрлек һәм нык рух тәрбияләргә тиешбез.
Профессиональ яктан гына җитешү тормышта беренчеләрдән булып тормый. Кеше башканы бәхетле итә алса, үз учагында җылытса, шулчак кеше юкка яшәмәгән дип әйтә алам. Минем уйлавымча, кешенең якыннары, дуслары белән яхшы мөнәсәбәтләр, янында ышанычлы кешеләр, фикердәшләр булуы мөһим. Гаилә бәхете, якыннар белән үзара аңлашучанлык һәр аерым гаиләдә бер-береңә хөрмәт булу (ә андый гаиләләр күбрәк булсын инде) безнең дөньяны аһәңле итәр иде.
.. Кич... кызым шатланып мине эштән каршы ала. Ул инде зур. Аңа инде алты яшь: “Әнием, мин сине шундый көттем, - дип шатлана. Шул минутта минем бөтен борчу-хәсрәтләрем югала. Тынычланып китәм. Кичке аштан соң, без дәресләр әзерләргә утырабыз. Ул дәфтәренә тырышып хәрефләр яза: “Әнием, син нишләп күңелсез?” – “Уйланып куйдым, кызым. Син кем булып үсәрсең, язмышың нинди булыр, тормыш каршылыкларын ничек үтәрсең?” “Әнием, нәрсә генә булса да, мин сине һәрвакыт яратачакмын. Мин сиңа һәрвакыт күп шатлыклар китерәчәкмен”, - дип әйтә Әдилә кызым.
Шундый ышанычлар белән, каршылыкларны җиңеп, без алга, йолдызларга таба атлыйбыз! Язмышка язылганнарның бер орлыгын да түкми-чәчми үтәргә вакыт кына җитсен иде.