SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

МӘКТӘПТӘ Г.ИБРАҺИМОВНЫҢ “АЛМАЧУАР” ӘСӘРЕН КЕШЕ ҺӘМ ТАБИГАТЬ БЕРЛЕГЕ ЯССЫЛЫГЫНДА ӨЙРӘНҮ.

МӘКТӘПТӘ Г.ИБРАҺИМОВНЫҢ “АЛМАЧУАР” ӘСӘРЕН КЕШЕ ҺӘМ ТАБИГАТЬ БЕРЛЕГЕ ЯССЫЛЫГЫНДА ӨЙРӘНҮ.

Бүгенге катлаулы, ыгы-зыгылы тормышта балаларга табигать белән бердәй булырга, аңа сакчыл карап, һәркайда һәм һәркайчан табигый байлыкларны сакларга, шул байлыкка кадерле мирас итеп карау хисләрен тәрбияләү әһәмиятле. Кешеләрне, туган төбәкне, туган җиреңне якын күрү, ярату – бөек һәм мәртәбәле хисләр. Якыннарыңа, туганнарыңа, дусларыңа, туган җиреңә һәрвакыт тугрылыклы булу кебек хисләрне балалар аңына борын-борынгыдан ук сеңдерергә тырышканнар. Шул хисләргә ялганып игелеклелек, кешелеклелек, гуманлылык кебек сыйфатлар үзеннән-үзе ялганып килә. Кешеләрдә, балаларда шул сыйфатларны тәрбияләү – әдәбиятның иң зур бурычын тәшкил итә. Әдәби әсәрләрнең әһәмияте дә шунда. Шуннан соң үзеннән-үзе әлеге хисләрне укучыга җиткерү, аңлату бурычы алга килеп баса. Пейзаж, табигать сурәтләнеше шул максатка хезмәт итә. Даһи әдипләребез иҗаты әлеге катлаулы мәсьәләне чишәргә булыша. Г. Ибраһимов гасырдан артык еллар дәвамында ничәмә-ничә буынны тәрбияләп килгән “Алмачуар” әсәре белән генә дә таныла алган булыр иде.
Туган як, туган җирне яратуны мәңгелек темалар рәтенә кертеп карый галимнәр. Кайсы гына әдипне алма, аның иҗатында әлеге темага мөрәҗәгать иткән әсәрләрне табарга була. Кешелекнең аерылгысыз булган, гомер дәвамында бергә яшәп, шул бергәлек булган очракта гына кешелеклелек үз асылында булыр.
Г.Ибраһимовның һәр әсәрендә дә табигать һәм кеше бердәмлегенә тап булабыз. Әйтик, “Алмачуар” хикәясен мәктәптә өйрәнгәндә укучыларның игътибарын шуңа юнәлтү әһәмиятле. Төп каһарманның уй-фикерләре, борчу-шатлыклары табигать күренешләре бердәйлегендә бирелә. Туган авылының матур табигатен, авылдашларын, якыннарын, табигатьнең бер кисәге булган колынны – Алмачуарны якын итә, ярата Закир. Яшүсмер малай образы аша автор идеалы гәүдәләнеш ала. Ягъни укучы балаларга тәрбия бирү максатыннан, идеал яшүсмер образы тудырыла.
Шуның белән берлектә укучыларга пейзаж турында мәгълүмат бирү, аны тудыру осталыгы хакында сүз алып бару җиңелләшә. Г. Ибраһимовның һәр әсәрендә пейзажның матур үрнәкләрен табарга була. Әдипнең “Алмачуар” хикәясендә төп каһарман – Закирга бәйле рәвештә геройның туган ягы, туган авылы табигате искиткеч табигый, матур, чынбарлыктагыча тасвирланган. “Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны! ”
Әдип “Алмачуар” хикәясе тукымасына табигать күренешләрен кертеп, әсәрнең композицион бөтенлеген, образларның тулылыгын, кешеләрнең психологияләрен төгәл ачу өчен җирлек булдыра.
Хикәядә төп геройның – Закирның күңел матурлыгы белән янәшә табигать гүзәллеге дә параллель бирелә. Автор таулар, болыннар матурлыгын, елгаларның мәгърурлыгын вакыйгалар агышында бик урынлы гына әсәргә кертеп җибәрә: «Беләм, бик беләм: таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга Өршәккә, Өршәк Димгә, Дим Агыйделгә коя. Агыйдел кая барадыр – анысын бер Алла белә.”
Табигать матурлыгы, серлелеге, аның кодрәте һәрвакыт кешелек, халкыбызның милли бәйрәмнәре, кешеләрнең яшәү, тормыш алып бару рәвеше белән тыгыз бәйләнештә бирелә: «Безнең авылның кояшбатыш ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт шунда ясыйлар». Яки икенче бер мисал: «Без авылдан чыкканда, көн матур, җил юк иде. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар.» Геройларның хис-кичерешләрен, күңел ярсуларының тирәнлеген, ихласлыгын психологик планда бирү өчен дә табигать күренешләре ярдәм иткән биредә.
Табигатьнең сихри, әкияти булуы матур итеп, балалар күзлегеннән карагандыгы сыман әкияти итеп тасвирлана: «Тик бик күп дөнья гизгән Сафа бабай гына кайвакыт сөйләп куя: көз көне кошлар китә торган якта, ди, Әчтерхан дигән бер зур шәһәр – борынгы ханнар шәһәре бар, ди, шуның аръягында, ди, гаҗәп зур бер диңгез бар, ди. Агыйдел, ди, бик күп авыллар, шәһәрләр, таулар, кара урманнар эченнән агып, айлар, еллар буенча бара-бара да, ди, әнә шул олуг диңгезгә барып коя... ди, сез моннан бер йомычка салып җибәрсәгез, ди, ул, ди, Өршәкләр, Димнәр, Агыйделләр буйлап агар-агар да әнә шул ерак диңгезгә барып төшәр, ди... Их, күрәсе иде ул диңгезләрне!» Игътибар итсәк, шунда ук малайның өлкәннәргә ихтирам, ышаныч белән каравы да сизелә. Шул рәвешле туган илнең табигатенең серлелеге, сихрилеге чиксезлеге авылдашларның, өлкәннәрнең сурәтләвендәгечә, үсмер күзаллавындагыча аңлашыла. Солтанмораттан һәм күрше авыллардан еракка китеп карамаган малай күңелендә бөтен илебез, үзе күзаллаган табигать бөтенлегенә мәхәббәт яши.
Г. Ибраһимов “Алмачуар” хикәясендә кеше һәм табигать образларын бербөтен итеп бирә. Колын – Алмачуар образы – туган җир, туган авыл, туган нигезнең җыелма образы, кеше күңелендә яшерелгән иң изге хисләрнең чагылышлары җыелмасы, бер бөтен буларак күз алдына килеп баса. “Тирә-якта асыллыгы, сылулыгы белән генә түгел, тавышы, җиңел, җитез, килешле һам акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә.” Шул рәвешле авторның төп идеясе ачып салына. Кеше өчен туган җире, туган нигезе, үзенең туган авылы – бар җирдән кадерле, үз. Аңа тиңдәш булырлык бүтән җир беркайда “күренми дә, ишетелми дә”.
Автор, үзе дә авыл баласы буларак, табигать күренешләренә битараф кала алмаган, бу аның “Алмачуар” хикәясендә яхшы күренә. Г. Ибраһимовның биографиясенә мөрәҗәгать итсәк, әлеге хикәясендә үзенең тормыш юлы чагылышын да күрәбез. Автор Башкортстан Республикасында туган. Әсәрдә дә башкортстан якларының матур табигате тасвир ителә. Закир образында да бәлки авторның үз тормышы, хис-кичерешләре, чагылыш тапкандыр дияр өчен җирлек бар.
Гомумән, Г. Ибраһимовның һәрбер әсәре пейзаж байлыгы, табигать матурлыгын тасвирлау осталыгы белән һәр укучы күңеленә үтеп керә торган югарылыкта иҗат ителгән. Әсәр һәм өлкән, һәм кече яшьтәге укучылар өчен әһәмиятле: кешенең күңел төпкелендә яткан матурлык, ярату хисләрен уятып, сискәндереп җибәреп, балаларда исә шул хисләрне тәрбияләүгә хезмәт итә. Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз, Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре укучыларда кешелеклелек, миһербанлылык, гуманлылык, игелеклелек кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү белән бергә, аларда табигатькә якынлык, мәхәббәт, туган җирне кадерләү кебек хисләрне дә булдыруга нигез булып тора. Шуның белән бергә, татар әдәбиятының олпат классигы – Г. Ибраһимовның әсәрләре кыйммәте еллар үткән саен арта гына бара.
Әдәбият исемлеге

1.Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр / Г. Ибраһимов.- Казан : ТаРИХ, 2002.- Б.218-242.
2.Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. - Казан: Татарт. Кит. Нәшр., 2009 – 751.