SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Туган телләрдә тикшеренү укулары

 24

2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган телгә, тарихка кызыксыну уяту максатыннан гомуми белем оешмалары укучылары өчен 2017 елның 23 нче ноябрендә Россия Федерациясе халыклары телләрендә IV төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм укулар үткәрелде. Ул быел Совет районы 180 нче полилингваль гимназия базасында уздырылды.
Быелгы конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордва республикаларыннан, Пермь крае, Төмән, Ульяновск, Оренбург өлкәләре мәктәпләре укучылары катнашты.
Конференция барышында укучылар фәнни-эзләнү эшләрен рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, мокша, эрзя телләрендә якладылар.
Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, күрше республикаларның фәнни оешмалары галимнәре, укытучылар, хакимият органнары, Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономия вәкилләреннән торган жюри, һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлап, үз бәясен бирде.
Конференциядә катнашкан 200 дән артык укучының 28 е төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Алар арасында Казан шәһәренең 90 нчы гимназия укучысы Яшина Анна ( рус филологиясе -1 урын, укытучысы - Трошина Н.Я.), 175 нче мәктәп укучысы Салихова Алсу (рус филологиясе -3 урын, укытучысы –Токай Е.С.), 149 нчы лицей укучысы Шакирҗанов Камил (татар филологиясе – 2 урын, укытучысы – Кәлимуллина Р.Ш.), 8 нче гимназия – мәгариф үзәге укучысы Мурса Виолетта (татар филологиясе – лауреат, укытучылары - Җиһангирова А.Х., Биктаһирова Р.Ф.) да бар.
Конференциянең төп этабына үткән барлык катнашучыларга сертификат тапшырылды. Жиңүче урыннарга лаек булган укучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыларның иң яхшы эшләре җыентыкка кертелде, ул конференциядә катнашучыларга таратылды.