SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

IMG_1619

Авиатөзелеш районының “37 нче гимназия” базасында “«Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә предмет компетенциясен формалаштыру” дигән темага шәһәр семинары булып узды. Аның эшендә гомуми белем оешмаларының яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Гимназия директоры Спиридонова Людмила Вячеславовна федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар һәм укучылар белән укыту-тәрбия эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Балаларга татар телен укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә гимназия укытучылары алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Педагогларның белемнәрен камилләштерү юллары һәм ирешелгән уңышларга тукталды.
Гимназиянең татар теле һәм инглиз теле укытучылары Зәйнуллина Л.Г., Әхмәтгалиева Г.Р., Хөснетдинова Г.С., Сәмигуллина Г.И., Вахитова И.М., Денисова Г.Р., Баһавиева В.И. 3-7 нче сыйныфларда укучылар белән “Инфинитив фигыльләрнең сөйләмдә кулланышы”, “Ашханәдә” , “Бәйлек сүзләр”, “Матур итеп эзе калсын керсез намусыннан, ни үтсә дә синең кулыннан...”, “Песи, песием, пескәем...” темаларына интеграль ачык дәресләр күрсәттеләр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Семинарда укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «2017 нче елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бөтенроссия конкурсы» номинациясе җиңүчесе Денисова Г.Р. үткәргән мастер-класс татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә фикер төрлелеген оештыруга багышланды. Яшь укытучылар чыгышыннан күренгәнчә, мастер-класс югары дәрәҗәдә, кызыклы, эчтәлекле, тыңлаучыларга файдалы итеп оештырылган иде.
Гимназиянең педагог-психологы Ю.Н. Аликованың “Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм ял иттерү” темасына уздырылган мастер-классы семинарда катнашучылар арасында зур кызыксындыру тутырды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән дэ таныша алдылар. Бу турыдагы мәгълүматны аларга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Ш.Р., «Наследие времен» музее җитәкчесе Захарова Н.Л., музей хезмәткәре Алтынбаева Г.Ф. җиткерде, музейга экскурсия оештырылды.
Семинарда катнашучылар өчен түгәрәк өстәл уздырылды. Ул татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предмет компетенциясен формалаштыруга багышланды. Анда дәрес һәм дәрестән тыш чаралар күрсәткән педагоглар эшләренә үзанализ ясадылар, предмет компетенциясен формалаштыру буенча чыгышлар тыңланылды.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә гимназия директорының милли эшләр буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Фәхретдинова А.Р. ның, педагогларның, администрациянең зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.