SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“Шигъри дулкыннар” бәйрәме

IMG_1636

Яңа Савин районының 30 нчы төп гомуми белем мәктәбе “Мәдәни шәһәр – белемле шәһәр” проекты кысаларында “Шигъри дулкыннар” бәйрәме уздырды. Анда укучылар белән беррәттән укытучылар, әти-әниләр дә катнашты. Бәйрәмдә А.С. Пушкин, С.Маршак, К.Чуковский, Ә.Ерикәй, Э.Успенский, М. Цветаева һәм башка рус, татар шагыйрьләренең үлемсез әсәрләрен 1-6 сыйныф укучылары, педагоглар матур итеп яттан сөйләделәр, инценировкалар белән чыгыш ясадылар.
Мәктәптә язучы-юбилярларга багышланган стенд әзерләнгән, сыйныфларда, китапханәдә балалар белән сөйләшүләр үткәрелгән.
Укытучылардан, әти-әниләрдән торган жюри әгъзалары чыгыш ясаучыларның хезмәтен югары бәяләде, мондый бәйрәмнәрнең даими үткәрелүен теләде.