SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Абдулла Алишны олылыйбыз

 АЛИШ 2017

Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә "Алиш эзләреннән" исемле IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау кичәсе узды. Бу чара быел дүртенче тапкыр уза һәм анда катнашучылар саны елдан - ел арта бара (быел 850 укучы катнашты), конференциянең географиясе дә киңәя.
Бүген соңгы көне. Күзли Алиш
Шигъриятнең яңа галәмен.
Күрче, күпме яңа алмаш килә
Мул балкытып шигъри каләмен! - дип яза А.Алишның туганы Азат Сөнкишев.
Конференциядә чит төбәкләрдән килгән укучыларның булуы да оештыручыларны чиксез шатландырды.
Бу мәртәбәле чарада А.Алишның туганнары - педагогик фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогика университеты доценты Алишев Илдар Абдулла улы, Азат һәм Гөлшат Сөнкишевлар, , Алишева Фәридә Галимҗан кызы, А.Алишның улының хатыны Алишева Фаина Александровна катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Конференциядә катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Р. Р. Шәмсетдинова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Татарстанның атказанган укытучысы, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе Р.К. Зиннәтуллин, , балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Й.Ә. Шәрипова, шагыйрә, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Ф.Ә. Мөслимова, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш, М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның чыгышларын яратып кабул иттеләр.
Балаларның иҗади эшләренә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре, Татарстан Язучылар оешмасы, Журналистлар берлеге әгъзалары, мәктәп җитәкчеләре, укытучылар бәя бирделәр, иң яхшы иҗат җимешләре җыентыкка кертелде.
Чарада Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны, җәлилчеләрне, А.Алишны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Җырлар-биюләр белән үрелеп барган тантана күңелләрдә бик җылы тәэсир калдырды.