SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яшь мөгаллимнәр семинары

2

Мәскәү районының “ М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия” базасында “Татар телен укытуда яңа технологияләр куллану” дигән темага шәһәр семинары булды. Аның эшендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Гимназия директорының милли мәгариф буенча урынбасары Хәбибуллина Ф.М. федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында рус телле балаларга татар телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучылары алдына куелган бурычлар турында сөйләде.
Бу гимназиядә Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Н.В. Максимов җитәкчелегендә сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе һәм В.Н.Мещерякова системасын гамәлгә кую буенча апробация уздырыла.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.Ф.Рамазанова, Н.В. Максимов, Т.А.Абдулбариева 1, 2 нче һәм 4 нче сыйныфларда укучы рус телле балалар белән шушы технологияләргә нигезләнгән ачык дәресләр күрсәттеләр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарга килүчеләрне сокландырды.
Семинарда катнашучылар өчен түгәрәк өстәл уздырылды. Н.В. Максимов “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү” технологиясе турында чыгыш ясады. Ул технологиянең үзенчәлекле якларын бәян итте. Бу технологиягә нигезләнгән дәресләр балаларны аралаша алуына, сөйләм телен баету юнәлтелгән. Махсус калыпларга таянып, укучылар татар телен тиз үзләштерәләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Ф. Рамазанова чыгыш ясаучының фикерләрен үзе үткәргән дәрес мисалында дәлилләп күрсәтте.
“В.Н. Мещерякова авторлык системасы нигезендә башлангыч сыйныф укучыларында сөйләм телен формалаштыру” темасына филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Т.А. Абдулбариева сөйләде. Бу технологиянең принциплары: психологик рәхәтлек, тел мохитенә “чумдыру”, тел үзләштерүдә табигыйлек юлын сайлау, минимакс. Ул кече яшьтәге балаларны уен технологияләренә нигезләнеп укытканда, дәреснең нәтиҗәле булуын ассызыклады. Балалар татар теле дәресенә теләп йөриләр, сөйләм телләре дәрестән дәрескә камилләшә бара.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин чыгышында төрле педагогик технологияләргә туктады, презентациядә күрсәтелгән һәрбер технологияне анализлады һәм аларны татар телен һәм әдәбиятын укытканда куллану мөмкинлегенә басым ясады.
Чарада катнашучылар семинарның файдалы булуын билгеләп үттеләр.