SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укытуда - яңа технологияләр

 стол jpg

Казан шәһәре Идел буе районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 95 нче гомуми урта белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинары үткәрелде. Ул “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану” темасына багышланды.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К. ачты. Ул семинарның темасы, максаты, бурычлары белән таныштырды. Мәктәп директоры Бакиров Р.С. укытучыларның һөнәри осталыгын камилләштерү системасы белән идарә итү турында чыгыш ясады. Чыгышында педагогик кадрларны сайлап алу, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү, яшь белгечләр белән эшләү системасы, методик зшне оештыру мәсьәләләренә тукталды.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Идрисова Г.М., Гафурова Р.Р., Бәдретдинова Р.Я. , төрле инновацион технологияләр кулланып, 1,2,4 нче сыйныфларда ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар бу дәресләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруның төрле ысулларын, алымнарын күрделәр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. 10 нчы сыйныфта укучы рус телле балаларның “Мәдәниятләр диалогы” темасына багышланган проект эше дә укытучыларда зур кызыксындыру тудырды.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К., 95 нче мәктәпнең директор урынбасары Гыйлаҗева Н.Р. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр” темасына чыгыш ясадылар. Алар төрле педагогик технологияләрнең асылын аңлаттылар, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган педагогик техникаларны билгеләп үттеләр.
Фикер алышуларда мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Идрисова Г.М., Гафурова Р.Р., Бәдретдинова Р.Я., Яруллина А.М. катнашты. Алар дәресләрдә уен, коммуникатив технологияләр кулланып укыту, В.Н.Мещерякова системасын гамәлгә кертү юнәлешендәге эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, балаларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре турында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәмитова Г.И. сөйләде. Укучылар тарафыннан “Раушан көзгең тарта, театр” тамашасы (җитәкчесе Хафизова Р.М.) укучыларда мәдәни компетенция формалаштыруда мәктәп коллективының зур көч куйганлыгын дәлилләде.