
Методик семинар “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББС ның өстенлекле юнәлеше булган проект эшчәнлеген куллану”.
Илдәге үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурычлар куя. Беренчедән, ана телебезне саклап калу булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, башка милләт балаларында да татар теленә карата мәхәббәт хисләре, ихтирам, аны өйрәнергә теләк уяту. Болар укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Хәзерге заман мәктәбе өчен шәхеснең иҗади мөмкинлеген үстерү, актив кеше тәрбияләү, укучыларның акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтен үстерү төп максатлардан санала.
Татарстанда рус һәм татар телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Татар теле – хөкүмәтнең, идарә органнарының халык белән аралашу, үзенең гражданнары белән сөйләшү теле. Шуңа бәйле рәвештә, аны фән буларак укытуның юнәлешләре һәм эчтәлеге тамырдан үзгәрде. Телгә өйрәтү традицион технологияләрне файдаланып, яңаларын куллануны күздә тота. Бу уңайдан безнең мәктәптә дә нәтиҗәле эшләр башкарыла. Белем бирүнең эчтәлеген яңартуга, сыйфатын күтәрүгә укытучыларыбыз нык игътибар бирә. Мәктәп бусагасын атлап чыгучыларда җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларны тәрбияли, конкурентлыкка сәләтле булырга өйрәтә.
«2014-2020нче елларда ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары) кабул ителде, гамәлгә куелды.
Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә. Әлеге эшләрне кызыклы һәм файдалы итү төп проблемаларның берсе булып тора.
Мин, Миннекаева Динара Равил кызы, Казан шәһәре, Вахитов муниципаль районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү оешмасының татар теле һәм татар әдәбиятыннан төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәр.
Безнең коллективның, димәк минем дә профессиональ бурычыбыз - Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Вахитов муниципаль районы һәм 39нчы мәктәпнең укыту-тәрбия процессы катнашучылары ( педагогик коллектив, укучылар, аларның әти-әниләре) заказын аерым-аерым һәм барсын берьюлы тәэмин итеп полилингваль шәхес үсеше өчен җирлек булдыру.
Куелган бурычны фәнни нигезгә корып, эффектив эшчәнлек оештыру максаты белән мин туган тел булмаган телне өйрәнү үзенчәлекләрен һәм планлаштырылган нәтиҗәлелеккә таләпләрне өйрәндем. Татар телен дәүләт теле буларак үзләштерергә тиешле укучыларны иҗади яктан да үстергә бурычлы булуымны ачыкладым. Минем методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББСнда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булган проект эшчәнлеген куллану”.
Бүгенге чыгышымның максаты:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану буенча тәҗрибә уртаклашу;
эш тәҗрибәм, уңышларым – үземнең һәм укучыларымның казанышлары белән таныштыру.
Хәзерге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе – интерактив методлар. Мондый методлар кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә. Шундый методларның берсе булган – проектлар методын татар теле һәм әдәбиятын укыту процессында куллану турында сөйләшербез.
Проектлар методының килеп чыгу тарихына игътибар итсәк, ул яңа методлардан саналмый. 1905нче елда Россиядә Станислав Теофилович Шацкий бер төркем хезмәткәрләре белән проектлар методының беренче элементларын укыту тәҗрибәсендә куллана башлый. 1931нче елда проектлар методы укыту өлкәсендә тыела. Шуннан соң бу метод Россиядә кулланылмый. Ә Америка Кушма Штатларында бу метод 1920нче елларда барлыкка килә һәм аны проблемалар методы дип атыйлар. Бу эш белән философ, педагог Дж.Дьюн һәм аның укучысы Уильям Херд Килпатрик шөгыльләнә. “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”, – дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Димәк, татар галимнәре дә бу методның асылына узган гасырда ук төшенгән.
Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп, Кытай мәкален кулланыр идем: “Сөйләсәң, онытырмын; күрсәтсәң, истә калдырырмын; кызыксындырсаң, өйрәнермен”.
Проект эшчәнлегенең уңай яклары:
- Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли;
- Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.
Проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне, өстәмә белем туплауны таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, мөхәррир, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.
Педагог эшчәнлеге :
• укучылар эше белән идарә итү;
• планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тоту;
• тиешле төзәтмәләр кертү;
• гомуми юнәлеш бирү ;
• шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.
Укучы өчен проект нәрсә ул?
• иҗади мөмкинлекләрен ачу;
• төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
• үзе сайлаган кызыклы теманы ачу өстендә эшләү;
• үз хезмәтен тәкъдир итү.
Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый.
Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:
-тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшерүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);
-иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий әзерләү, мәкалә язу, әдәби әсәрләр иҗат итү);
-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру). Мәсәлән, төрле темаларга рәсемнәр, коллажлар ясау, шулар нигезендә текстлар төзү, китапчыклар чыгару, даими газеат булдыру, татар теле кагыйдәләре буенча ярдәмлек чыгару,язучылар иҗаты буенча презентация ясау һ.б.
-мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау). Дәрестә мини-проектлар планлаштырырга мөмкин: котлаулар язу, үз режимны төзү һәм сөйләү, минем яраткан шагыйрем турында мини-эзләнү проект ясау, гаилә портфолиосын төзү);
-предметара( берничә предметка нигезләнү) Мәсәлән, «Минем гәүдәм» (рәсемле схема), “Шәһәрләр” (карта).
Шушы төр проектларны мин уңышлы гына үземнең эшчәнлегемә кертеп җибәрдем. Укучыларымның мәктәп, шәһәребез һәм республика күләмендә ирешкән уңышлары шул хакта сөйли.
Минем укучылар белән башкарыла торган проект эшләре аларны журналистика өлкәсенә якынайта. Һәр кеше зәңгәр экраннар аша чыгыш ясарга тели. Минем укучылар да искәрмә түгел. Без саннар темасын үткәндә, тәрбияви максатны шәһәребез һәйкәлләре буенча белемнәрне арттыру итеп куйдым. Нәтиҗәдә тарих фәне белән предметара бәйләнеш барлыкка килде. Укучыларыбызда бу темага карата кызыксынуны белгән белемнәребезне бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларга күрсәтәчәкбез, дип темага карата кызыксыну, горурлык хисләре уяттым. Алар 4 урынлы саннарны да, һәйкәлләрне дә исләрендә калдырды. Белемнәрне “Тамчы-Шоу” тапшыруында тагын бер кат ныгыттык. Без бу проект ярдәмендә, балаларда бер-берсенә хөрмәт, дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.
Тагын икенче бер юнәлеш – радио. Казаныбызда бик матур гына татар радиолары эшләп килә. Алар һәркайсы мәктәп белән уртак проектларны тормышка ашырырга әзер. Тиздән каникуллар башланачак, шул уңайдан укучылар белән юл кагыйдәләренә бәйле белемнәрне ныгытып, белмәгәннәрне өйрәнеп, радиоэфир аша тыңлаучыларга, мәктәп укучыларына, укытучыларга, ата-аналарга киңәшләр бирергә телибез. Моның өчен без “Тәртип” радиосын сайладык, чөнки анда минем авторлыкта “Әниләр һәм бәбиләр” тапшыруы бик матур гына чыгып килә. Нәрсә сөендерә, безнең укучылар бу радионы тыңлый, алар миннән шунда яңгыраган татар җырларын, тапшыруга килгән кунакларның кем булуын сорыйлар. Чөнки бу радиодагы тапшыруларның күпчелеге татар теле һәм әдәбиятына бәйле. Ә безнең бу теманы сайлавыбыз юкка гына түгел. Статистика күрсәткәнчә, юл йөрү кагыйдәләрен балаларга караганда, өлкәннәр күбрәк боза икән. Балалар авызыннан яңгыраган киңәшләргә әти-әниләр колак салыр, дип уйлыйбыз. Укучыларга проект эше буенча максат куелды. Бу очракта мин укытучы роленнән оештыручыга әйләндем. Бер җаваплы укучы билгеләнде. Калганнарга тема буенча биремнәр бирелде. Бу очракта укучылар юл кагыйдәләре буенча да блемнәрен ныгыталар, иң мөһиме, татар теленнән сүзлек запасы туплыйлар. Фикерләрен матур итеп әйтергә өйрәнәләр. Шул уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә кунакка чакырып, матур гына проект эше килеп чыгар дип ышанабыз.
Алдагысы, монсын радио һәм телевидениегә эләгергә мөмкинлеге булмаган һәр мәктәп эшли ала. Ул укучылар белән берлектә газета чыгару. Миңа калса, һәр мәктәпнең дә газетасы бардыр. Булмаса, аны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эшләргә мөмкин, аны һәркемнең яратып укыячагына һич шигем юк. Үз тәҗрибәмә таянып әйтә алам. 8 сыйныфтан ук мәктәп газетасының баш мөхәррире булып эшләдем, иптәшләрем бик яратып укыйлар иде. Бу эшчәнлектә бер укучыны баш мөхәррир итеп билгеләп, аңа ярдәмче, корректор, корреспондент, фотограф һәм дизайнерлар сайлана.
Эшкә теләкне мондый шигырь юллары ярдәмендә уятам:
Сездә бар белем, кыюлык,
Эшләр өчен бар теләк
Югарыга күтәрелү
Өчен нәкъ шулар кирәк.
Укучыларда бердәмлек хисләрен дә ныгытачак, бәлки кемгәдер һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. Алга таба әлеге эшне системалы рәвештә башкарырга мөмкин. Айга бер газета чыгару укучыларның үзләре өчен дә бик кызыклы шөгыль булачак. Җыелыш җыеп, эш тәртибен билгеләү укучыларда эшкә карата җаваплылык хисен арттырачак. Мәктәбебездә “В тридевятом царстве” дигән газета чыгып килә. Без анда татарча бит булдырдык, анда кызыклы сәхифәләр ачтык. Бу эшчәнлекне тулысынча татарча алып бару теләге белән яшибез. Киләчәктә татар теле һәм әдәбиятында башкарган эшләребез, мәкаләләр, шигырьләр тулысы белән татарча газета булып чыгар дип ышанабыз.
Нинди генә проект эше булмасын, аның укучылар белән кызыксынып эшләнүе, татар телендә булуы һәм яклануы мөһим. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә зур этәргеч. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге белән бергә, фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
КАЗАНЫШЛАРЫМ
Бүген мин эш сандыгыма тәҗрибәләр туплый-туплый горур атлап алга барам. Юлым бик озын, анда киртәләр дә, сикәлтәләр дә, югары үрләр дә, түбәнлекләр дә очрый. Ничек кенә булмасын, мин кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча алга атлавымны дәвам итәм. Туганнан алып газиз ана телемә булган яратуымны, сакчыл карашымны, милләтем өчен горурлануымны беркемнән дә яшермим. Кадерле әнкәм канга сеңдергән шушы хисләрне, беренче чиратта, улыма, икенчедән, яраткан укучыларыма да бирәсем килә. “Милләтебезнең горурланырдай татар кызы бул” дип үстерде әнкәй, аның шушы хәер-фатихасын үти алсам, мин бик тә бәхетле булыр идем.
Тирәлектә чынбарлыкны,
Үзеңне үзгәртү өчен,
Уңышлы булсынга тормыш
Куям дисәң бөтен көчем,
Исеңдә тотарга тырыш
Моның өчен дүрт юл барын.
Беренчесе: белем эстәү
Белеп аның файдаларын.
Зур тырышлык – икнчесе.
Ашкынып алга барганда.
Эштә күп көч, тырышлык куй,
Ялкыннан көл калганда да.
Аллаһыдан ярдәм сорау –
өченчесе – бел син шуны,
Мәрхәмәтеннән ташламас,
Үзен искә алучыны.
Дүртенчесе: яхшы булсын
Кеше әйләнә-тирәсе.
Яхшы, яман – бергә булмый,
Бу бит тормыш тәҗрибәсе.
Бар эштә уңыш китерә
Шушы дүрт юл – шул дүрт ысул.
Нигез ташын уңышларның
Күңелеңә беркетеп куй.
- Миннекаева Динара Равилевна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Комментарии
Мин дә дәресләремдә проект эшләрен еш үткәрәм. Сезнең язмагыз миңа бик файдалы булды, үземә яңа алымнар күреп алдым. Бик зур рәхмәт сезгә! Бәйгедә уңышлар телим!