
Үзем турында
Баланың беренче укытучылары ул – әти-әнисе, абый-апалары, туганнары һәм дә укытучылары. Минем дә дөньяга, кешеләргә, туган-якка, туган телгә булган карашымны әти-әнием формалаштырды. Ә укытучыларымның авыр да, җаваплы да, мактаулы да һөнәрләренә сокландым, аларга охшарга тырыштым. Минем укытучы һөнәрен сайлавымда да аларның роле зур булды.
2003 нче елда Казан педагогия көллиятен тәмамлагач, Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназиягә эшкә килдем. Шушы вакыттан бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. 2016 нчы елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлап, “туган тел һәм әдәбияты” укытучысы белгечлеге алдым.
Үземнең һөнәри максатыма иҗади якын килеп, билгеле бер шаблоннардан арынып, яңа алымнар кулланып эшләү миннән зур тырышлык сорый. Минемчә, моңа ирешүнең төп юлы – алга таба үсәргә омтылу, үземнең аң – белемемне даими арттыру, эзләнү, башка укытучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнү. Эшемдә һәрвакыт, яхшы укытучы – укыта, талантлы укытучы илһамландыра, дигән әйтемне күздә тотып эшлим. Җәмгыятькә файда китерерлек, белемле, тәрбияле кеше тәрбияләү минем төп бурычым дип саныйм. Алдан әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, минем һөнәрем алга таба тагын да кызыклырак, нәтиҗәлерәк булыр дип уйлыйм. Чөнки, мин һаман эзләнү, камилләшү юлында.
Педагог позициясе: “Яхшы укытучы – укыта, талантлы укытучы илһамландыра.”
Методик темасы: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү”
Максаты: заман таләп иткәнчә, мөстәкыйль фикерли, үз фикерен татарча әйтә белүче шәхес тәрбияләү; укучыларны татар телендә ирекле сөйләшергә өйрәтү, татар теленең матурлыгы, аның аһәңлеге, бай әдәби мирасы белән таныштыру; укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Бурычлары: укыту процессын кызыклы, файдалы, аңлаешлы, җанлы оештыру; татар теле һәм әдәбияты фәненә уңай мотивация үстерү; татар теле җәүһәрләре аша укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Дәресләрдә куллана торган педагогик технологияләр:
коммуникатив технология;
уен технологиясе;
сәламәтлекне саклау технологияләре;
индивидуальләштереп укыту технологиясе;
проектлар технологиясе.
- Гусманова Налия Хуснулловна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев