SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укучыларның сәләтен үстерү

IMG_4169 [800x600]

Казан шәһәре Киров районының “4 нче гимназия-интернатында “Укучыларны олимпиадаларга әзерләү системасы“ дигән темага семинар үтте. Семинарга шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучылары чакырылган иде.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Г.В. Тарасова ачты, семинарның максатын, бурычларын билгеләде. Ул чыгышында укучыларның сәләтен үстерү чарасы буларак олимпиадаларның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Бу юнәлештә актив эш алып барган укытучыларны атады.
Директор М.М. Фаттиев чыгышында гимназия-интернат укытучыларының сәләтле балалар белән эшләү алымнарын, методларын, формаларын яктыртты.
Директор урынбасары М.Ә.Әхмәтова сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик—психологик аспектларына тукталды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимәсе, доцент, филология фәннәре кандидаты Г.Р.Гайнуллина һәи гимназия-интернатның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г.Садыкова балаларны олимпиадаларга әзерләү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Мастер-класслар семинар эшендә катнашучыларда зур кызыксындыру тудырды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре филология фәннәре докторы, профессор Ф.С. Сәйфуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент Р.К. Сәгъдиева, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Р.Р. Шәмсетдинова, Республика олимпиада үзәге белгече Ч.Н. Мәхмүтова татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларын мәктәп, муниципаль, республика күләмендә оештыру, биремнәрне әзерләү һәм тикшерү мәсьәләләренә тукталдылар.Укучыларда кыенлык тудырган биремнәрне анализладылар, эшләү юлларын күрсәттеләр. Алар башлангыч сыйныфлардан алып югары сыйныфларга кадәр балалар белән системалы эш алып барганда яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген ассызыкладылар. Семинарда катнашучыларны борчыган сорауларга ачыклык керттеләр.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин соңгы елларда үткәрелгән олимпиадаларга анализ ясады, Казан шәһәре мәктәпләреннән республика олимпиадаларында катнашып, җиңү һәм призлы урыннар алган укучылар санының арта баруын билгеләп үтте.