SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе утырышы

DSC09578

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе составы белән таныштырды. Берләшмәнең җитәкчесе итеп Совет районы 169 нчы урта мәктәбенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.С. Хәмидуллина сайланды.
Утырышта шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин “2030 нчы елга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе” һәм “Казан шәһәрендә милли мәгариф үсешенең төп юнәлешләре”, ә идарә методисты Л.Н.Карпунина “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген һәм өстәмә белем бирүне оештыру” темаларына чыгыш ясадылар.
Р.К. Зиннәтуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган “2030 нчы елга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе”нең (19 август, 2016 ел) төп юнәлешләре белән таныштырды. Милли мәгариф үсешенә тискәре йогынты ясаучы төп факторларны билгеләп үтте. Ул милли мәгариф система белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, милли мәктәпләр челтәрен киңәйтү, белем эчтәлеген камилләштерү, фәнни-методик ярдәм күрсәтүне арттыру мәсьәләләренә тукталды. Концепциядә билгеләнгән максатлардан чыгып, Казан шәһәре милли мәгарифе, шул исәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында торган бурычларны яктыртып үтте. Уку елына планлаштырылган чаралар, проектлар белән таныштырды.
Л.Н.Карпунина үзенең чыгышында белем бирү учреждениеләрендә балаларның дәрестән тыш эшчәнлеген камилләштерү, укучыларга өстәмә белем бирү, тәрбия эшен оештыру турында сөйләде, бу эш төрләре буенча эш программаларын формалаштыру буенча үзенең тәкъдимнәрен әйтте.
Берләшмә әгъзалары татар теле һәм әдәбиятын укыту, татар теленнән бердәм республика тестларын үткәрү, мониторинг оештыру, белем бирү программаларын, эш программаларын төзүгә карата үзләренең фикерләрен җиткерделәр.