SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңа уку елына әзерләнәләр

WP_20160804_09_27_20_Pro

Казан шәһәренең 85 нче гомуми урта белем мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды. Семинарда Казан шәһәре мәктәпләреннән 52 , Яр Чаллы шәһәре мәктәпләреннән 50 укытучы, милли мәгариф буенча методистлар катнашты. Семинар “Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын методик сертификацияләү” проекты кысаларында уздырылды. Ул “Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә татар телен уен технологияләрен кулланып укыту” темасына багышланган иде.
Семинарны методик кулланма авторы В.Н.Мещерякова алып барды. Анда теоретик материалны өйрәнү белән беррәттән практик күнегүләргә дә зур игътибар бирелде. Укытучылар, уен технологияләрен кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен модельләштерделәр, дәрестә килеп туган төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар, укучыларны тел мохитына “чумдыру” эшчәнлеген ачыкладылар, төркемнәрдә эшләүнең нәтиҗәле ысулларын барладылар. Семинарда, беренче чиратта, телне аралашу аша өйрәнергә кирәклеге, грамматик материалны коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән чыгып билгеләнүе ассызыкланды. Уен технологияләрен кулланып укытканда укучыларга психологик рәхәтлек тудыру мөмкинлеге артуын, киеренкелекнең юкка чыгуын билгеләделәр. Дәрестәге киеренкелек укучының укытучы белән аралашу теләген бетерә. Бу исә сөйләм материалын кулланышка кертергә комачауларга мөмкин.
Яңа уку елыннан Казан шәһәренең 42 гомуми урта белем бирү оешмасында 1 нчы сыйныф укучыларына татар телен әлеге технологияләр кулланып өйрәтү һәм шул технологияләргә нигезләнеп язылган уку әсбаплары белән укыту буенча апробация уздырылачак.
Семинарда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Р.И.Шәяхмәтова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, икътисад фәннәре кандидаты Р.Р. Бәдриева катнашты һәм чыгыш ясады.