Мөгаллимнәр уку елына йомгак ясый
Мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясе кысаларында үткәрелә торган гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары секция утырышы быел июнь аенда Совет районы 149 нчы лицей базасында узды. Ул “Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыру шартларында педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү” темасына багышланган иде.
Башта секция утырышында катнашучылар 149 нчы лицей директоры урынбасарлары Юнысова Э. Н., Корбанова Р. Г., Галинова С,Ә., Совет районы 178 нче мәгариф үзәге директоры урынбасары Вәлиуллина Р.Һ., Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Белем җәүһәрләре» Дөньякүләм файдалы интернет-проектлар бәйгесенең Гран-при иясе Тарханова Г.И. тарафыннан әзерләгән мастер-класс, педагогик студияләрне карадылар. Утырышта катнашучы директор урынбасарлары педагогның индивидуаль белем маршрутын төзү, укытучының педагогик лабораториясен булдыру буенча эшлекле мәгълүматлар алдылар, хәзерге заман татар теле һәм әдәбияты укытучысының моделен проектлаштырдылар, һөнәри компетентлылыкны күтәрүдә мәгълүмати—компьютер технологияләренең зур роль уйнавын ачыкладылар, сәләтле балалар белән эшләү юллары белән таныштылар.
Утырышның пленар өлешендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, филология фәннәре кандидаты Һидиятов И. Р., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К., Совет районы 149 нчы лицей директоры Вафина Ф.Г., Вахитов районы 39 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе, “Казан шәһәре ел укытучысы – 2016” бәйгесенең “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе җиңүчесе, “Туган тел һәм рус теле укытучыларының Бөтенроссия мастер-классы” конкурсының Гран-при иясе Салихова С.М. , Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Р.Р.чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыру шартларында педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү, милли мәгарифне үстерү, татар телен һәм әдәбиятын укытуда алдынгы педагогик технологияләр куллану, балаларның белемнәрен камилләштерү мәсьәләләренә тукталдылар.
Секция эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы, филология фәннәре докторы Сәйфуллина Ф.С.. катнашты һәм чыгыш ясады.
Милли мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен шәһәрнең бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли мәгариф буенча директор урынбасарлары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләрне һәм секция утырышында катнашучыларны 149 лицей базасында эшләүче «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле (җитәкчесе Р.Гыйләҗев) котлады.
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии