SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

«Казан-Йорт» фестиваленә йомгак ясалды

 Казан-йорт  награжд.

Туган телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү, яшь талантларны ачу, аларның осталыкларын үстерергә ярдәм итү, “2014-2018 елларда Казанда гражданлык килешүен ныгыту” муниципаль программасын тормышка ашыру максатыннан, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе ел саен “Казан-йорт” фестивален уздыра. Быелгы фестивальдә, шәһәребезнең төрле районнарыннан 1126 бала катнашты. Яшь буын үзләренең сәләтләре, талантлары белән хөкемдарларны таң калдырдылар.
2016 елның 18 нче апрелендә Таатарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында Фестивальнең йомгаклау туры- Гала-концерт узды. Концертта халкыбызның бай тарихы, «Тукайларның, Җәлилләрнең эзе калды, җыры калды маяк булып безнең буында», «Туган җирем, гузәл җирем», «Казан- уртак йортыбыз» дигән баш астында район турларында зур уңыш казанган укучыларыбыз төрле жанрларда чыгыш ясадылар.
Гала-концертта фестивальдә катнашып, хөкемдарларның иң югары бәясенә ия булган талантлы яшьләребезне Россия Федерациесенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Садреева Фәридә Исмәгыйль кызы котлады.
1996 нчы елдан башлап, татар халык җырларын, татар эстрада җырларын иң оста башкаручылар арасында “Казан сандугачы” җыр бәйгесе уздырыла. Фестивальдә “Казан сандугачы” җыр бәйгесендә катнашып, хөкемдарларның югары бәясенә лаек булган укучыларыбызны Татарстан Республикасының халык артисты, доцент, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар эстрада кафедрасы мөгаллиме Ибраһимова Римма Мөбәрак кызы тәбрикләде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Һидиятов Илнар Рүзәл улы “Казан-йорт – 2016” фестиваленә йомгак ясады. Фестивальне оештыруга, үткәрүгә зур көч куйган хезмәткәрләргә, жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде.