SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Белем сыйфатын күтәрү алымнары

IMG_3333[1280x768] IMG_3341 [1280x768]

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 33 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесендә “Яңа технологияләргә нигезләнеп, татар теле һәм әдәбиятыннан белем сыйфатын күтәрү “ дигән темага семинар үткәрелде. Семинарга татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде.
Мәктәп директоры Н.Ш.Шәяхмәтова һәм аның урынбасары Н.Х.Мусаяпова педагогик коллективның укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр кулланып эшләү һәм ФДББС ны гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мәктәп ФДББС гамәлгә кую һәм укыту-тәрбия процессында Сингапур структураларын куллану буенча база мәктәбе һәм эксперименталь мәйданчык булып тора. Мәктәптә бу юнәлештә эшләүче тьютерлар төркеме булдырылган. Алар яңа педагогик технологияләрне башка мәктәп мөгаллимнәренә өйрәтүдә зур тырышлык куеп эшлиләр. Мәктәпнең эш тәҗрибәсен Татарстан мәктәпләренең педагоглары гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә килеп өйрәнәләр. Семинар көнендә дә мәктәп Мәскәү кунакларын кабул итте.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары (Ф.Х.Абдрахманова, А.Ә. Хөснетдинова, Р.З. Хөснетдинова, Г.Ш. Гыйниатуллина, Н.И.Карпухина, Х.Х. Хөснетдинова, Л.Ф. Фәйзуллина ) үткәргән дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде. Семинарда катнашучылар балаларның дәресләрдә актив эшләүләрен, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуларын, сөйләм телләренең арта баруын, укучыларның бер-берсенә теләп ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр. Шәһәр мәктәпләреннән килгән укытучылар дәресләрнең югары методик дәрәҗәдә узуын ассызыкладылар.
Мәктәп педагоглары Ч.Х.Фәйзелгатова, А.Н. Тимерова, Г.Д.Сабирова, Р.М. Романова җитәкчелегендә әзерләнгән “Туган җирем кебек назлы, җырдай моңлы татар теле” әдәби-музыкаль кичәне семинарга килүчеләр яратып карадылар. Кичәдә катнашкан укучыларның, шул исәптән рус телле укучыларның саф әдәби телдә сөйләшүләре сокландыру тудырды. Телгә булган мәхәббәт дәрестә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да дәвам иттерелә икән.
Семинарда катнашучылар мәктәп укытучылары Г.Ш.Гыйниатуллина, Л.Ф. Фәйлуллина, Р.З Хөснетдинова, Ф.Х. Абдрахманованың “Укучыларда предмет компетенцияләре формалаштыру”. “Дәресләрдә Сингапур структураларын кулланып эшләү”, “Рус телендә аралашучы балаларның сөйләм телен үстерү үзенчәлекләре” темаларына чыгышларын, дәресләрнең үзанализын игътибар белән тыңладылар. Шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллинның “Яңа педагогик технологияләр” һәм “Татар теленнән уздырылган мониторинг нәтиҗәләре” дигән темаларга багышлан чыгышы да зур кызыксындыру тудырды.
Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, алар өчен төрле мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.