SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укучыларның белемнәрен бәяләү

DSC01816

Казан шәһәре мәгариф идарәсе утырышлар залында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы узды. Берләшмәнең чираттагы утырышы укучыларны татар теле һәм татар әдәбиятыннан дәүләт йомгаклау һәм арадаш аттестацияләренә, бердәм республика тестына әзерләү, мониторинг үткәрү мәсьәләләренә багышланды.
Анда Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, шул ук институт доценты, педагогия фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Фәтхуллова Кадрия Сөнгать кызы, әлеге институт доценты, филология фәннәре кандидаты Мөгътәсимова Гөлназ Ринат кызы чыгыш ясадылар. Алар быелгы уку елында татар теленнән йомгаклау аттестациясе, бердәм республика тесты үзенчәлекләре турында сөйләделәр, контроль-бәяләү материалларының эчтәлеген бәян иттеләр, алдагы уку елы нәтиҗәләре һәм укучыларның эшләрендәге проблема зоналарга тукталдылар. Укучыларны йомгаклау аттестациясе һәм бердәм республика тестларына әзерләү буенча төрле эш алымнарын тәкъдим иттеләр.
Татарстан китап нәшриятының уку-укыту-методика идарәсе башлыгы Ялалова Чулпан Илдус кызы укучыларны бердәм республика тестына әзерләү максатыннан чыгарылган уку ярдәмлекләре, җыентыклар белән таныштырды. Ул нәшриятның дәреслекләр, уку әсбаплары чыгару юнәлешендәге эшчәнлегенә, укытучылар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә тукталды, татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләрнең фәнни оешмалар тарафыннан югары бәя алуын билгеләп үтте.
Башлангыч һәм төп гомуми белем сыйныфларында татар теленнән мониторинг уздыру үзенчәлекләре, бәяләү материалларының эчтәлеге, аларны төзү тәртибе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы таныштырды.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы татар теленнән 4,6,8 нче сыйныфларда үткәрелгән тест нәтиҗәләре турында сөйләде, районнарның бу юнәлештәге эшчәнлеген анализлады,
Чыгыш ясаучылар утырышта катнашкан укытучыларның күп төрле сорауларына җавап бирделәр, консультация үткәрделәр.