SMI.KAZANOBR.RU

Үткән белән горурланабыз-киләчәкне төзибез

Күңелемне биләп торган авыр уйлардан арыну өчен, тәрәзә янына килдем. Урамга күз салсам, анда йомшак кына кар ява башлаган. Эре-эре кар бөртекләре тәрәзәгә килеп сылана һәм шул арада эреп юкка да чыга. Кар бөртекләре никадәр күп булса да, бер-берсенә охшаганнары, берсен-берсе кабатлый торганнары юк дип укыган идем. Ә кеше язмышлары ничек?
Тиз-тиз өстемә киендем дә урамга чыктым. Әкрен генә уйларыма чумып атлыйм. Башымда көндез булган хәл. Сыйныфтагы укучым Данил тагын сүзгә килгән, тагын сугышкан. Нәрсә җитми бу балага? Ничек итеп, нинди сүзләр табып сөйләшергә үзе белән? Алай начар малай да түгел бит. Ягымлы, игътибарлы, кирәк булса, беренче булып ярдәмгә килә. Гаилә җылысы, ана назы җитмәү харап итә бу баланы. Тагын әнисе турында берәр сүз әйткәннәрдер инде?
Шулай уйланып бара торгач, Кремль каршына килеп чыкканмын (мин аннан ерак тормыйм). Менә Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы.
Сөембикә! Сөембикә-ханбикә! Гүзәл дә, горур да булгансың син, ханбикә. Күпме хәсрәт, күпме михнәт чиккәнсең халкың өчен. Ә шундый уйлар борчыдымы икән сине? Юктыр, мөгаен. Андый вак-төяк мәсьәләләргә вакытың булмагандыр шул... Син бит ил язмышын, дәүләт бөтенлеген, иминлеген кайгыртып яшәгәнсең, халкыңның киләчәге өчен борчылгансың.
Әйе, татар халкының язмышы авыр да, гыйбрәтле дә, шанлы да булган. Тик шулай да ул үз юлын тапкан. Үз телен, үз динен, мәдәниятен саклап кала алган. Бүген без тирән хөрмәт белән Мәрҗани, Р. Фәхреддин, Каюм Насыйриларны телгә алабыз. Бөек Тукай, герой-шагыйрь М.Җәлил белән горурланабыз. Саный китсәң горурланырлык эшләребез дә, сокланырлык шәхесләребез күп безнең. Без бит барын да булдырабыз.
Ә менә мине борчыган сорауга син ничек дип җавап бирер идең икән? Бу минем өчен бик мөһим. Мин дә бит сыйныф дип аталган кечкенә генә булсада “илнең”башлыгы, җитәкчесе. Ул сыйныфта төрле милләттән булган 20 бала утыра. 20 төрле холык, 20 төрле караш. Бу карашлар миңа төбәлгән, алар миңа ышана. Ә аларның ышанычын аклау- минем бурычым. Ничек шуларны бер итеп, бердәм итеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә өйрәтергә? Ничек аларның күңелләренә ачкыч яратырга? Бер-берсенә карата ихтирамлылык, шәфкатьлелек тәрбияләргә? Данил белән сыйныфташлары арасында дустанә мөнәсәбәт ничек урнаштырырга?
Җавап көтеп тыңлап тордым. Каяндыр колагыма “гүзәл холык тәрбияләргә теләсәң, башта ата-анасын тәрбиялә” дигән тавыш килде. Чынлап та , әнисе белән сөйләшеп карарга кирәк булыр. Әйбәтләп аңлатырга, ул бит улына бик кирәк. Әле соң түгел. Данил әнисен бик ярата . Тәрбия сәгатенә чакырырга .Күрсеннәр сыйныфташлары Данилның әнисенең нинди оста куллы, булган хатын икәнлеген. Бәлки шуннан соң алар үз фикерләрен үзгәртерләр. Үзгәртергә тиешләр дип уйлыйм.
Күңелемдә ниндидер бер җиңеллек тоеп кайтыр юлга чыктым. Бар да әйбәт булыр шикелле. Ә кар ява да ява.