
Эш тэжрибэсе
1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сорокина Елена Павел кызының эш тәҗрибәсе
"Телләр белгән-илләр гизгән", - дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр. Телләр белү, аларны көндәлек тормышта куллану, күрше халыкларың белән аралашу әйләнә-тирәңдәге дөньяны яхшырак аңларга булыша, күңелеңне, акылыңны, сүзлек запасыңны баета, фикерләү рәвешеңне тирәнәйтә.
Мин үзем, саф рус кызы, татар телен мәктәптә укыганда ук кызыксынып өйрәнә башладым һәм хәзер татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Мәктәптә 7 ел эшләвемнең нәтиҗәсендә мин күп нәрсәгә төшендем, аерым әйберләргә икенче төрлерәк карый башладым, татар халкының менталитетын яхшырак үзләштердем, балаларыма татар телен өйрәткәндә, бала психологиясенә, аның күңел дөньясына ишекне ачкандай булдым.
Мин, нигездә, башлангыч мәктәп укучылары, рус телле балалар белән эшлим. Аларның көн саен минем дәресемне көтеп шатлыктан янган күз карашларын күрәм, аларның татар телен рәхәтләнеп өйрәнүләрен күреп сөенәм, үзем дә белемнәремне ныгытып, аларны укучыларыма өләшәм.
Башлангыч мәктәп кысаларында федераль дәүләт белем бирү стандартлары кабул ителгәч, шуларга нигезләнеп эшлим, дәресләремдә заманча технологияләр һәм алымнар кулланам. Балалар психологиясен, аларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, бик теләп уен технологиясеннән файдаланам, аны бик отышлы дип саныйм. Мәсәлән, "Могҗизалар кыры", "Мин уйладым-син бел" кебек уеннар минем эш практикасында зур урын алып тора. Шулай ук, тел дәресләрен үткәргәндә, рус теле белән параллельләр үткәрәм. Рус телле балалар өчен бу бик мөһим. Укучыларым да миңа бик теләп булышалар, дәресләрдә актив катнашалар, без бергә максатлар куябыз, шуларга ирешәбез дә. Укучыларым рәхәтләнеп "Әпипә", "Җизнәкәй" кебек җырларны ятладылар, шуларны дәрес башында һәм азагында җырлыйбыз.
Сыйныф җитәкчесе буларак, мин 5 "б" укучыларына тимбилдинг үткәрәм, алар моны "командалы эш" дип атыйлар һәм бик теләп, авырыксынмыйча, катнашалар. Гомумән, үземнең сыйныфымда мин төркемнәрдә эшләү, үзара ярышуга нигезләнгән төрле алымнарны кулланам. Югарыда әйтелеп үткән тимбилдинг ("командалы эш") шуларның берсе.
Узган ел мин укучыларым белән "Куян кызы"әкиятен сәхнәләштердем,ә Бөек Ватан сугышына багышлап балаларым үзләре сценка уйлап таптылар һәм шуны сәхнәләштерделәр. Мин балаларымны
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
тәҗрибәсе.docx | 12.85 кб |
- Сорокина Елена Павловна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев