SMI.KAZANOBR.RU

Макарова Ирина Александр кызының сайтына рәхим итегез!

6

...Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” Р.Фәхреддин.
Мин Совет районының "144 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта мәктәбендә" татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 4 нче елымны эшлим. Хезмәт юлымны Теләче районының Иске Карабаян авылы башлангыч мәктәбендә башлап җибәрдем. Анда 2 ел эшләгәч, Казанның Вахитов районы 14 нче мәктәбендә 10 ел, Совет районының 174 нче мәктәбендә 10 ел эшләдем.
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә яңа төсмерләр кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели.
Эш тәҗрибәмнең яңалыгы: җәмгыятькә сүз белән идарә итә, үз фикерен әйтә һәм яклый белүче , әңгәмә кора белә торган камил, иҗади, кешелекле шәхес кирәк.
Эш тәҗрибәмнең актуальлеге: Хәзерге цивилизация дәүләт алдына дөньякүләм интегралда яши һәм үсә алырлык яңа шәхес формалаштыру бурычын куйды. Бүген җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә. Бүгенге көндә Россиянең барлык мәктәпләре дә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эшли. Яңа стандартта мәктәп эшчәнлегенең төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни укучының үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан - яңа социаль тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.
Эш формулам: «үз эшемә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек».
Уңыш формулам = мотивация + тырышлык + эшчәнлек өчен шартлар.
Методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда нәтиҗәле педагогик технологияләр кулланып коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү.”
Куелган максатым:
Үз-үзенә ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия булган укучылар тәрбияләү.
Бурычларым:
- мөстәкыйль эшләүне тәэмин итүче нәтиҗәле метод һәм педагогик технологияләр аша укытуның эчтәлеген яңарту;
- татар телен камил куллана торган, коммуникатив компетенцияле, әхлаклы укучылар тәрбияләү;
- дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү, укучыларның кызыксынуын арттыру һәм белем дәрәҗәсен үстерү, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырту.
Игътибарыгызга шәхси сайтларымны тәкъдим итәм: 1. http://infourok.ru/user/makarova-irina-aleksandrovna,
2. http://multiurok.ru/mak/
3. http://wiki.iteach.ru/index.php/Проект_Макаровой_Ирины_Александровны