SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе: "Үткән белән горурланабыз, киләчәкне төзибез".

246501

Без - адәм балалары! Җиргә яратырга, яратылырга, үзеңнән соң матур эшләр калдырып, башкаларны сөендерергә килгән. Без - адәм балалары! Җиргә матурлык өләшергә, белмәгәннәрне белеп, башкаларга мирас итеп калдырырга килгән. Без - адәм балалары! Җиргә нәсел калдырырга, шәһәрләр һәм авыллар төзергә, яңа планеталар ачарга, шул планеталарда тормыш корырга килгән. Без - адәм балалары! Кылган яхшы эшләребез белән горурланырга, яңаны - киләчәкне төзергә килгәнбез. Дөрес, без җиргә матур яңа тормыш корырга килгәнбез!
Яши белсәң, тормыш бик матур ул! Тик нигәдер бик тиз уза да китә, әйтерсең, аккан су. Игътибар итмәсәң, акканын күрми дә, сизми дә каласың. Тормышның матурлыгын күрмәгәч, аның татлы мизгелләреннән ләззәтләнмәгәч, яшәү буламыни ул?! Юк шул, яшәү булмый! Ә яшәү нинди була? Яшәүнең нинди булуын белергә теләсәң, башкаларның бай тәҗрибәсен өйрән, аны тагын да тулыландыр, бает, үзеңнән соң башкаларга калдыр! Аллаһ безне Җиргә шуның өчен яраткан бит! Кеше табигатьтәге башка затлардан шуның белән аерыла да инде. Ул табигатьнең үзе өчен дә җаваплы. Ә табигатьтә һәр нәрсә хәрәкәттә. Хәтта, вакыт та туктап тора белми. Берөзлексез чаба да чаба. Әле генә шау чәчәкле яз иде, аны тылсымлы җәй алыштырды, ә аңа алмашка мул уңышлары белән көз килде. Көздән соң - кырыс кыш.
Табигатьтә кыш. Ул салкын да, кырыс та, усал да. Тормыш та шулай. Сине кайда нәрсә көтеп торганын да белеп булмый. Шуңа күрә дә һәр нәрсәгә әзер булырга, авырлыклар алдында каушап калмаска, Кеше булып калырга кирәк. Ә ничек Кеше булып калырга? Моңа кайда өйрәтәләр? Тормышка яңа аяк баскан нарасыйларны моңа кем өйрәтер? Аларны салкын җилләргә, кар-бураннарга каршы торырга, шәхес булып калырга кем өйрәтер? Без, әлбәттә! Ә кемнәр соң ул “без”? Без - ул укытучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар, дуслар-туганнар!.. Безне нәкъ алар тәрбияләде, ләбаса! Инде хәзер үзебезгә чират җитте. Яңаны - киләчәкне төзиячәк буынны без тәрбияләргә тиеш. Мин бүген әни дә, укытучы да, тагын, тагын да... Мин шушы олы мәрхәмәтле эшне үземә һөнәр итеп сайладым. Башкарып чыга алырмынмы? Әби-бабаларыбызның бай тәҗрибәсен башкаларга тапшыра алырмынмы?
Кайвакыт куркып та калам: “Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадыммы? Аның ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңлап бетердемме икән?” Аңладым, әлбәттә! Аның башка һөнәрләргә карата кызыклырак та, алдагы көн өчен кирәклерәк тә икәнлеген аңладым. Укытучының - балаларга белем бирүче, алдагы тормышларына әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, таяныр кешеләре дә булуын аңладым! Моннан тыш, чын укытучы булу өчен, белгәннәрең белән генә канәгатьләнеп калмыйча, даими эзләнүдә, үсештә, хәрәкәттә булырга кирәклегенә дә төшендем. Белем һәм тәҗрибә туплау, үткәннәргә нигезләнеп, киләчәкне төзү мөһимлегенә инандым.
Үткәннәребез нинди соң безнең? Халкыбызның үткәне гыйбрәтле дә, бай да, матур да, горурланырлык та безнең! Нинди генә изелүләр, кимсетелүләр кичермәгән ул?! Шулай да киң күңелле, кунакчыл, тырыш, миһербанлы, хезмәт сөючән, горур һәм көчле рухлы булып калган! Телен, тарихын саклаган, үз йөзен югалтмаган халык ничек көчле булмасын ди! Нинди генә авыр вакытларда да китапка мәхәббәтен, белем алуга омтылышын саклаган халык белән ничек горурланмыйсың?! Югары уку йортларында укымасалар да, галимнәребез дә, күренекле шәхесләребез дә булган бит! Белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә күпме бай мирас һәм тәҗрибәгә ия без?! Сокланырлык та горурланырлык та! Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Мөхетдин Корбангалиев, Гыйпат Алпаров, Галимҗан Ибраһимов - бу исемнәр әле бик азы гына! Шундый олпат шәхесләребез булганга, тәрбияле, инсафлы, белемле, кешелекле булган безнең халкыбыз! Мәктәп - мәдрәсәләр, белем учаклары һәрвакыт тулып торган, укый-яза белмәүче кеше булмаган халкыбызда! Шуңа күрә юлдан язганнар, ялкаулар, эшлексезләр турында бер генә язма да очратмассың. Тәрбияле булган халкым, аның хәзер дә шундый булуын телим. Шуның өчен дә шушы һөнәрне үземә юлдаш иттем. Халкымның киләчәктә дә, үзенең матур сыйфатларын югалтмыйча, миһербанлы, укымышлы, тәртипле, тәрбияле, белемле булуын телим!
Тормышта белем кешегә ашый торган икмәк, эчә торган су, сулый торган һава кебек үк кирәк дип әйтсәк, ягъни аны тереклек чыганагы рәтенә кертсәк, һич кенә дә ялгышмабыз. Бу – төп Закон белән беркетелгән безнең хокукыбыз да, бурычыбыз да. Белемсез яшәп булмый. Әлеге гаять катлаулы, бик тә җаваплы һәм шул ук вакытта мактаулы да булган миссияне башкару Укытучыга йөкләнә. Шуңа күрә сайладым да инде мин бу һөнәрне!
Тышта ап-ак кар ява. Бөтен җиһанда аклык, чисталык хакимлек итә! Әйтерсең, бөтен җиргә ак кәгазь япканнар. Бала күңелен дә ап-ак кәгазь битенә тиңлиләр бит. Шул чиста күңелгә матурлык, игелеклелек, шәфкатьлелек орлыкларын ничек итеп күбрәк салу турында уйланам мин. Китапны яратырга ничек өйрәтергә, укучыларымны китап белән ничек дуслаштырырга? Шушы сорауларга җавап табарга тырышам, шундый уйлар белән борчылып яшим мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эш итәм. Максатым - балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, аларда туган телебезгә мәхәббәт, әхлак нормалары тәрбияләү, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләре булуга омтылыш уяту.
Дәрестә һәр укучым әйтәсе килгән фикерен үз ана телендә җиткерергә өйрәнсен, дәлилли алсын, матур, эзлекле сөйләргә өйрәнсен өчен, бар көчемне куям. Минем бурычым - белем бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Дәресләрдә нәкъ менә шуңа ирешергә омтылам. Балаларны һәрбер сүзне уйлап, үлчәп һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү - төп алымнарымның берсе булып тора.
Тырышлык нәтиҗәсез калмый, билгеле. Укучыларым районда уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Аларның фәнни - гамәли конференцияләрдә, иншалар, шигырь бәйгеләрендә теләп катнашулары, Мактау грамоталары белән бүләкләнүләре – минем өчен зур җиңү!
Укучыларда туган телебезгә, сәнгатебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый. Максатка ирешү өчен, укучыларымны төрле класстан тыш чараларга тартырга тырышам. Шундый балалардан гына милләтемнең дәвамчылары үсәчәк! Шундый балалар гына үз туган телләрендә горурланып сөйләшәчәкләр! Шундый балалар гына Туган җирләрен яратачак, туган халкын хөрмәт итәчәк, матурлыкны тоярга өйрәнәчәк, яхшы белән яманны аера беләчәк! Шундый балалар гына матур киләчәк төзиячәк! Минем укучыларымның киләчәге матур булыр, мин моңа ышанам! Үз халкының үткәнен белгән, бүгенгесен хөрмәт иткән халыкның киләчәге бар! Андый халык яшәячәк!
Шуңа күрә мәктәбебездә, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы - биюле уеннар оештырабыз. Укучыларымны милләтемнең дәвамчылары, кешелекле, әхлаклы, рухи яктан сәламәт шәхесләр итеп тәрбияләүдә төрле класстан тыш чаралар оештыру - нәтиҗәле алым булуын аңладым. Мәктәптә эшләү дәверендә, ата-аналарның укытучының ышанычлы ярдәмчеләре булуына төшендем. Алар белән тыгыз элемтәдә эшләү, бергәләп төрле бәйгеләр, әдәби-музыкаль кичәләр, КВН нар уздыру – минем эш алымыма әйләнеп бара.
Укытучы бер урында тукталып тора алмый, минемчә. Шуңа күрә һөнәри осталыгыңны үстерүне мөһим дип саныйм. 2016 нчы елда район укытучылары арасында үткәрелгән “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашу кирәк дип уйладым. Укытучы үсә, камилләшә барганда гына, укучылары өчен кызыклы шәхес булып калачак. Мин укучыларымның тормышы, уй-хыяллары белән кызыксынып яшим, аларның кечкенә генә уңышларына да шатланам, алар белән бергә хыялланам, нәтиҗәләренә куанам. Алар да мине күзәтеп, минем уңышларым белән кызыксынып яшиләр, минем уңышларыма куаналар, миңа үзләренчә ярдәм итәргә - булышырга тырышалар. Мин алар белән әкренләп тәҗрибә туплыйм, үсәм, камилләшәм, ялгышлар җибәрмәскә өйрәнәм. Мәктәптә укытучы гына өйрәтә дип уйласаң, ялгышасың, чөнки кайбер вакытта укучылар да сине күп нәрсәгә өйрәтә! Укучыларың белән бербөтен булып яшәсәң генә, аларны аңлап була, шул вакытта гына алар әти-әниләреннән яшергән серләрен дә сиңа чишәләр, сиңа ярдәм итәргә әзерләр! Шундый укучыларың белән ничек горурланмыйсың! Мәктәптә әле күп эшләмәсәм дә горурланырлык минутларым бар, Аллага шөкер!
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин, шәхсән үз эшем белән чын мәгънәсендә горурланам. Хезмәт юлымны яңадан башларга туры килсә, мин үз эшемә тугъры калыр идем. Дәрескә елмаеп кереп, аннан үз эшеңнең аз гына булса да нәтиҗәсен күреп чыгудан дә рәхәт нәрсә бар?! Сиңа сорау белән төбәлгән самими күз карашларыннан да кадерле ни бар? Юк! Бу карашларны берни дә алыштыра алмый! Мәктәп бусагасында сине кочаклап алган, каршыңа йөгергән шул нарасыйлардан кадерле кем бар? Мине үз итеп, якын итеп торучы укучыларымның булуы - бу минем өчен зур горурлык! Шулай булгач, үткәнем белән горурлана алам! Бу һөнәрне сайлавым белән дә горурланам дигән сүз бу! Укучыларым тормышта үз урыннарын табып, чын кеше була алсалар, укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын дигән сүз.
Тормыш берөзлексез алга бара. Һәр көн үзе белән яңалык алып килә. Бүген инде кичәге көн белән яшәп булмый. Ә иртәгә безне үзгәрешләрнең яңалары, башкалары көтә. Без тәрбияләгән балалар да бүтән, безнең өчен таныш булмаган, гаҗәеп дөньяда яшәячәкләр. Үзең белмәгәнне башкаларга ничек өйрәтергә? Аларны киләчәккә ничек әзерләргә? Шуның өчен үз заманыңнан алда барырга, яңалыкларны яхшы белергә, алай гына да түгел, аларны өйрәтү осталыгына да ия булырга кирәк. Ә башкаларны өйрәтү үзең өйрәнүгә караганда күпкә авыррак. Үзең яхшы белеп тә, башкаларны өйрәтә алмавың бар. Шуның өчен үз эшеңнең остасы булу мөһим. Чөнки бүгенге тормыш безнең алдыбызга тагын да яңарак максат һәм бурычлар куя. Ә аларны хәл итү - безнең төп кыйблабыз.
Урамда кырыс кыш. Тормыш та шулай. Анда кырыслыклар, кыенлыклар, авырлыклар да очрап тора. Шушы салкын кышкы көндә мәктәпкә юл алган нарасыйларны күзәтәм. Ак кәгазьдәй ак күңелегезгә мәрхәмәт, шәфкать орлыклары сибелсен! Ак кардай ак язмышларыгызны шакшы куллар пычратмасын! Ак күңелле, пәкъ күңелле кешеләр генә юлдаш булсын иде сезгә! Тормышның кырыслыкларына бирешмичә, үз кыйблагызны югалтмыйча, алга баруыгызны телим! Мин һәрчак Сезнең янәшәгездә булырмын, тормышның матурлыгын күрергә, аны яратырга, кадерен белергә өйрәтермен. Сезнең уңышларыгызга сөенеп, кылган яхшылыкларыгызга горурланып яшәрмен! Ә сез - киләчәкне төзүчеләр! Сез яшәячәк киләчәкнең матур булуына ышанам мин!
Сез - безнең киләчәк! Җиргә яратырга, яратылырга, үзегездән соң матур эшләр калдырып, башкаларны сөендерергә тугансыз. Сез - безнең киләчәк! Җиргә матурлык өләшергә, белмәгәннәрне белеп, башкаларга мирас итеп калдырырга тугансыз. Сез - безнең киләчәк! Җиргә нәсел калдырырга, шәһәрләр һәм авыллар төзергә, яңа планеталар ачарга, шул планеталарда тормыш корырга тугансыз. Сез - безнең киләчәк! Сез җиргә безнең уңышларыбыз белән горурланырга, матур яңа киләчәк төзергә килгәнсез! Киләчәк сезнең кулда, аны матур, җимерелмәслек, үкенмәслек итеп төзегез! Тормышның матурлыгын күреп, аның татлы мизгелләреннән ләззәтләнеп яшәгез! Аллаһ безне Җиргә шуның өчен яраткан бит! Мин Сезгә шундый бәхетле язмыш телим!