SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яшь педагоглар осталыкка өйрәнә

20151119_110507 20151119_111001 20151119_111252 20151119_125810

Казан шәһәре Яңа Савин районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 23 нче урта гомуми белем мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын күтәрүдә педагогик лабораториянең роле“ дигән темага семинар үтте. Семинарга шәһәр мәктәпләренең яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.
Семинарда “Укытучының иҗади үзүсеше өчен кирәкле шартлар тудыру” темасына мәктәп директоры А.Җ. Шакирҗанова чыгыш ясады. Ул чыгышында, федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, укыту-тәрбия эшен оештыру юнәлешләре, мәктәптә төп гомуми белем программаларын гамәлгә кую өчен кирәкле булган кадрлар, матди-техник һәм башка шартларны сурәтләп бирде. Бигрәк тә кабинетларның заманча җиһазлануы, электрон чаралар белән тәэмин ителеше, кабинетларның бердәм челтәргә тоташтырылуы яшь белгечләрдә зур кызыксыну уятты. Семинарда катнашучылар татар теле һәм әдәбияты кабинетларына виртуаль экскурсия ясадылар, дәрес вакытында исә укытучыларның кабинетлардагы материаллардан нәтиҗәле файдалануларын күрделәр.
Директор урынбасары А.Л. Мәҗитованың “Текст белән эшләү. Җиңелдән-авырга, күреп күзаллаудан-аңлауга” темасына үткәргән мастер-классы да укытучыларга яңача эшләү юлларын күрсәтте.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин үз чыгышында укытуның сыйфатын күтәрү чарасы буларак педагогик лабораториягә булган таләпләр, кабинетта булырга тиешле норматив-хокукый документлар белән таныштырды.
Мәктәп педагоглары Г.Р.Лазарева, Р.А.Закирова, З.Ю, Галимҗанова, Д.А. Кадырова, Й.И. Мингазизова, Л.Х. Валиуллова, Н.М. Әбүбәкерова, Х.А. Исламова, Л.З.Салихова, С.И. Баһаветдинова, Л.И. Садриева үткәргән ачык дәресләр яшь укытучылар өчен чын осталык мәктәбе булды.
Физика укытучысы С.В. Быкова “Робототехника” темасына үткәргән мастер-класс, беренчедән, балаларның эшчәнлеген иҗади оештыру, икенчедән, башка фәннәрне укытканда татар телен телен өйрәнүгә кызыксындыру мөмкинлекләрен күрсәтте.
Семинарда катнашучылар мәктәпнең сугышчан дан музее эшчәнлеге белән таныша алдылар.
Гомумән, мәктәпнең педагогик коллективы федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыруда зур тырышлык куеп эшлиләр.