SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Киңәшле эш таркалмас

DSC09575

2015 нче елның 12 нче ноябрендә Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе составы белән таныштырды.
Берләшмәнең җитәкчесе итеп Вахитов районы 27 нче гимназиянең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.В. Нурмыева сайланды.
Утырышта шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин “Сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү чарасы буларак хокукый-норматив база” һәм “Татар теленнән бердәм республика нәтиҗәләре” темаларына чыгыш ясады.
Чыгышында мәгариф оешмаларының татар теле кабинетларында булырга тиешле халыкара, федераль, республика хокукый документларына, инструктив-методик хатларга, локаль актларга аңлатмалар бирде, укыту кабинетларына булган таләпләр белән таныштырды. Утырышта татар теленнән бердәм республика нәтиҗәләренә анализ ясалды, проблемалар ачыкланды, алга таба эш юнәлешләре билгеләнде. Берләшмә әгъзалары татар теленнән бердәм республика тестларын үткәрү, мониторинг оештыру, белем бирү программаларын төзүгә карата үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
Утырышта катнашучыларга “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә татар телен һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре” методик кулланмасы тәкъдим ителде.