SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“А. Алиш эзләреннән” исемендәге I төбәкара фәнни – гамәли конференциясен йомгаклау тантанасы

DSC03641 DSC03652

Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт,патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау максатында, Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясендә 28 апрель көнне “Алиш эзләреннән” исемле I төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау тантанасы узды. Конференциядә катнашучылар 5 секциягә бүленеп эшләделәр:
• Алиш эзләреннән
• Әдәбиятта батырлык темасы
• Батырлар безнең янәшәдә
• Әкиятләрдән олы тормышка
• Шигърият бакчасында.
Конференциягә 1200 дән артык эш кабул ителгән иде.
Конференциягә килгән эшләрнең яхшы дип табылган шигырьләр, әкиятләр һәм фәнни эшләрнең тезислары кертелгән 2 җыентык басылды.
Секция эшләре тәмамланганнан соң, бәйрәмчә бизәлгән залда укучыларның җыр - биюләре, шигырьләре белән үрелеп барган бик матур кичә, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Конференциядә катнашкан укучыларның А.Алишның туганнары - Яр Чаллы социаль - педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының доценты, п.ф.к. Илдар Абдуллаевич Алишев, Фәридә Галимҗан кызы Алишева, Алишның Алмаз исемле улының хатыны - Фаина Александровна Алишева, Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар – укучылар каршында чыгыш ясадылар һәм җиңүчеләрне котладылыр.
Тантанада Казан федераль университеты профессоры, академик Х.Й. Миңнегулов, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Й.Ә. Шәрәпова, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре,ф.ф.к. Д.М. Абдуллина, шагыйрә Ф.Ә. Мөслимова, ТР ның Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре Г.В.Һадиева, Г.Н.Мөхәрләмова, КФУ ның доценты, ф.ф.к. Р.М.Болгарова, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин, ТР ның Аксакаллар шурасы һәм Бөтендөнья Татар гаиләсе оешмасы вәкилләре катнашты.
Кичә ахырында конференцияне оештыручы, сценарий авторы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова чарада катнашучы укучыларга, аларның укытучыларына, оештыручыларга, килгән кунакларга һәм чараны алып баручы “ Дәрвишләр” Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире Антонова Ләйсән белән Казан музыка көллияте студенты Гаязов Нәфискә педагогик коллектив исеменнән олы рәхмәтен белдерде.
Конференциядә катнашучылар шушы чарага багышлап әзерләнгән күргәзмә һәм гимназиядә ачылган “Алишлар эзеннән” музее эшчәнлеге белән таныша алдылыр.