SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

Совет районының “ Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 141 нче урта гомуми белем мәктәбе” базасында “Эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә рус телле укучыларны татар теленә өйрәтү” дигән темага шәһәр семинары булып узды. Аның эшендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Мәктәп директоры И.Л. Гиматутдинова федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар һәм укучылар белән эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучылары алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Педагогларның белемнәрен камилләштерү юллары һәм ирешелгән уңышларга тукталды. Лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары А.Г. Шәмсетдинова, Г.Р. Наумәтова, М.С. Рәхимова Л.Г. Гарифуллина 2 нче һәм 6 нчы сыйныфларда укучы рус телле балалар белән “Мин кичә күп эшләр эшләдем”, “Гафу ит, миңа оят!” темаларына ачык дәресләр күрсәттеләр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Семинарда укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде.
Семинарда катнашучылар өчен түгәрәк өстәл уздырылды. Ул “Эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә рус телле укучыларны татар теленә өйрәтү” темасына багышланган иде. Анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе методисты, “Татарча да яхшы бел” укыту-методик комплексы авторы Р.Р. Нигъмәтуллина “Укытучының профессиональ компетентлыгын үстерү-сыйфатлы белем бирүнең нигезе” темасына чыгыш ясады. Чыгыш ачык дәресләр күрсәтүче укытучылар кулланган технологияләр белән үрелеп барылды, комментарийлар ясалды. Мәктәп директорының милли мәгариф буенча урынбасары, “Татарча да яхшы бел” укыту-методик комплексы соавторы Ф.С. Фәизова үзенең чыгышында эшчәнлекле укыту технологиясен үзләштерү юлларын күрсәтте. Мәктәп укытучылары И.Л.Литвинов системасы буенча төзелгән УМК га эш дәфтәрләре, эш программалары, 2-4 сыйныфлар өчен рус телле балаларга хрестоматияләр ,“Татарча да яхшы бел” УМК сының 5,6,8 нче сыйныфлары дәреслекләре , 5-7 сыйныф өчен эш программалары, электрон кушымталар язуда актив эш алып баралар. Хәзерге вакытта мәктәпнең 4 укытучысы электрон әсбаплар төзү буенча эшли. Татар телен укытуда эшчәнлекле укыту технологиясен куллану тәҗрибәсе белән мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф. Әхмәдуллина уртаклашты. Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе белән А.Р. Гыйззәтуллина таныштырды. Семинарда катнашучылар “Мизгел” театр студиясенә йөрүче укучылар тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап куелган спектакльне яратып карадылар.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин семинарда катнашучыларның күп төрле сорауларына җавап бирде. 2014-2015 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында торган бурычларга тукталды.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә мәктәп директорының милли эшләр буенча урынбасары Ф.С. Фәизованың зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.