SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яшь педагоглар семинары

DSC_3170

Казан шәһәре Идел буе районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 24 нче урта гомуми белем мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш программалары – уку сыйфатын үстерүнең төп инструменты“ дигән темага семинар үтте. Семинарга рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул семинарның максаты, эш юнәлешләре белән таныштырды.
Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән методик эшне оештыру тәҗрибәсе белән мәктәп директоры А.Н.Васильева, директорның укыту һәм милли мәгариф эшләре буенча урынбасары Н.Н.Мәрданова уртаклаштылар. Яшь белгечләрнең осталыгын камилләштерүдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең роле турында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе Г.А.Хәлиуллина сөйләде. Ул чыгышында яшь укытучылар белән эшләү юнәлешләрен, документларны формалаштыру, эш программалары төзү, эш тәҗрибәңне тарату, балаларның сәләтен ачыклау һәм үстерү юлларын бәян итте.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен яңа укыту-методик комплектлар нигезендә укыту мәсьәләләрен Казан федераль университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты К.С. Фәтхуллова яктыртты. Ул эш программалары төзегәндә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга таянырга кирәклеген искәртте, яңа чыккан дәреслекләрнең үзенчәлекләрен, алар белән эшләү алымнарын күрсәтте. Укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Н.В.Максимов рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен сөйләм калыплары аша өйрәтү юлларына тукталды. Бу юл белән эшләүнең отышлыгын үз тәҗрибәсеннән китерелгән мисаллар белән дәлилләде.
Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп төзелгән татар теле дәреслекләренең үзенчәлекләре турында Идел буе һәм Вахитов районы мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты М.Н. Вәлиева сөйләде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары төзүгә карата таләпләр белән таныштырды, программаларның структурасын күрсәтте, укучыларның эшчәнлеген чагылдырганда предмет, метапредмет, шәхескә юнәлтелгән көтелгән нәтиҗәләрне бәян итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Укыту-методик комплектлар авторлары һәм Р.К, Зиннәтуллин семинарда катнашучыларның күп төрле сорауларына җавап бирделәр, консультация үткәрделәр.