SMI.KAZANOBR.RU

Эш тәҗрибәмнән

P1010324

Минем эш тәҗрибәм

Мин - Абдуллина Лилия Ринат кызы. Казан шәһәре Идел буе районы 78 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик эш стажем – 19 ел, татар теле һәм әдәбияты укыту буенча – 9 ел.Бу фәнне мин юкка гына сайламадым: халкымның бер вәкиле буларак, укучыларымның да татар телен яхшы белүләрен, иркен аралашуларын, татар халкының тарихын, сәнгатен, мәдәниятен тирәнтен белеп, аның белән горурлануларын телим.
Укытучы булу – минем балачак хыялым. Минем өчен укытучы һөнәр генә түгел, бөтен тормышымның мәгънәсе.
Югары уку йортын тәмамлап, кулыма диплом алган көнне, шатлыгым эчемә сыймады. Әйе, мин укытучы булачакмын! Мин киләчәгемне мәктәп тормышы, балалар белән бәйлим.

Прикрепленный файлРазмер
Абдуллина Лилия Ринат кызының эш тәҗрибәсе.docx97.41 кб

Комментарии

Алга таба да ул яңа үрләр яуларга эшегез рухландырсын,иҗатыгыз чәчәк атсын! Сезгә зур әфәрин белдерәсем килә! Сезгә эшегездә уңышлар, яңа бәйгеләрдә зур уңышлар, үзегезгә нык сәламәтлек телим!

Иҗади уңышлар сезгә! Күп бәйгеләрдә катнашкансыз! Һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим!

Алина