SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Һөнәри бәйгеләргә әзерлек

IMG_9578

2015 нче елның 29 нчы гыйнварында Киров районы “4 нче гимназия-интернат” базасында “ Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле” темасына шәһәр семинары булып үтте. Аның эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гомуми белем оешмалары директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары катнашты. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул бу чараның максаты, бурычлары белән таныштырды, һөнәри бәйгеләрнең иҗади эшчәнлеккә йогынтысын күрсәтте.
Гимназия директоры Фәттиев М.М. үзенең чыгышында интернатлы гимназия шартларында гыйльми-тәрбияви тирәлек тудыруга тукталды. Директорның фәнни-методик эше буенча урынбасары М.Ә. Әхмәтова укытучыларның компетенцияләрен үстерүдә һөнәри конкурсларның роле турында сөйләде.
Россия Федерациясе күләмендә уздырылучы ана теле, рус теле укытучыларының һөнәри бәйгеләренә әзерлек үзенчәлекләре белән әлеге конкурста Гран При яулаган, Казан федераль университеты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Р.И.Латыйпов таныштырды.
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган мастер-класс бәйгесенең төбәкара этабында I урын яулаган Авиатөзелеш районы 33 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г.Шакирова чыгышында конкурсның бер биреме булган “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына презентацияне тәкъдим итү, методик семинарны оештыру юлларын бәян итте, тыңлаучыларга үзенең киңәшләрен бирде. Укытучының педагогик өлкәсендә заман таләпләренә туры килгән, яңалык буларак кабул ителерлек алымнар, ысуллар куллануының, инновацион идеяләрне анализлый, гомумиләштерү осталыгына ия булуының мөһим икәнлеген ассызыклады.
Интернатлы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы – 2014” бәйгесенең “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңүче, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе финалы призеры И.И.Саяхов мастер-класс күрсәтте. Илдар Искәндәр улы мастер-классны әзерләү үзенчәлекләрен, аңа булган таләпләрне, күренекле галимнәрнең мастер-класс турындагы фикерләрен семинарда катнашучыларга җиткерде. Укытучының Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерен өйрәнүгә багышланган дәресенең видеоролигын, “Минем һөнәрем” видеоязмасын да зур кызыксыну белән карадылар. Илдар Искәндәрович һәрбер язмага комментарий ясап барды.
Мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин “Казан шәһәренең ел укытучысы-2015” конкурсын үткәрү шартлары, аңа булган таләпләр турында сөйләде. Конкурста чыгыш ясау, мастер-классны үткәрү, методик семинарны әзерләү буенча киңәшләрен бирде, тәкъдимнәрен җиткерде, әзерлек барышында килеп туган кыенлыкларны анализлады, аларны хәл итү юлларны күрсәтте.
Семинарда катнашучылар гимназия укучыларының “Мәгърифәт – мәңгелек фәлсәфә” темасына ясаган чыгышларын да яратып кабул иттеләр.