
Из опыта работы
“Капкачландия”
Бу кулланма белән танышканнан соң, сез аның бетмәс мөмкинлекләренә ия булуына ышанырсыз. Баланың чиксез хыялын, иҗатын үстерә, төрле яшьтәге балалар өчен кулланырга мөмкин. Баланың сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый.
“Коры аквариум”
(2 яшьтән- 7 яшькә кадәр)
Коры аквариум- ул савытта яки коробкада төсле капкачлар җыелмасы. Бу уенны балага күңеле төшенке булганда , яки киресенчә ул бик нык ярсыганда, бала нәрсә эшләргә дә белмәгәндә тәкъдим итәргә була.
Бу уенның кыйммәте шунда, бала уенчыкны ватам дип курыкмый, берәр өлеше югала дип борчылмый.
Максат: Балада туган киеренкелекне, арыганлыкны бетерү, арка мускулын, иңбашын ял иттерү. Баланың күзаллауын, игътибарын, хәтерен, уйлауын, иҗади эшчәнлеген үстерү, кулның вак чукларын ныгыту.
1-Вариант.,, Кулны коры аквариумда коендыру “. Кул чукларын, кулны терсәкә, иңбашына кадәр капкачларда чумдырып уйнау, капкачлар белән кыштырдау.
2-Вариант. Капкачларны коверга, өстәлгә, идәнгә һ. б. чәчәргә һәм түбәндәге сорауларга җавап бирергә, биремне үтәргә:
-капкачлар нинди төстә?
-нинди төстәге капкачлар күбрәк?
-капкачларны төсләре буенча аерырга.
-кем савытка теге яки бу төстәге капкачларны тизрәк җыя.
- савытка күпме капкач сыя?
3- Вариант. Балаларга капкачларны чәчәргә һәм яңадан җыярга тәкъдим итү. Шулай берничә тапкыр кабатлау. Бу бит бик кызык!
4-Вариант. ,,Кемнең муенсасы озынрак.” ( ,,Өч елан,” ,,Паровоз һәм вагоннар,” ,,Юллар,” ,,Күперләр”һ.б.) Балалар идәндә капкачлардан чылбырлар төзиләр.Төсләре бөртөрле яки аралаштырып.Балалар зуррак булган саен, вариантлар катлауландырыла.Мәсәлән, дүрт зәңгәр, бер кызыл, дүрт зәңгәр, бер кызыл һ.б. бирелгән төстәге капкачлар беткәнче. Ике яшел, бер кызгылт сары,өч ак һ. б.
5-Вариант. Пирамида, башня, капка, киләчәк шәһәре төзибез. Мәсәлән, балалар пирамида төзиләр, капкачларны берсе өстенә берсен куеп.
,,Кошчыкларны ашат.”
( 2 яшьтән – 7 яшькә кадәр.)
Балаларга шешәләрдән ясалган кошчыклар (модульләр ) һәм төрле төстәге капкачлар тәкъдим ителә.
Максат: Балаларның төсләр һәм төсмерләр (оттенки) турындагы белемнәрен ныгыту. Билгеләнгән урынга ыргытырга өйрәтү, санаү күнекмәләрен үстерү, игътибарлылыкны, күз алдына китерүне, күз күремен үстерү. Кулның вак чукларын ныгыту.
1-Вариант. 2-3 яшьлек балаларга ,,кошчыкны” ашатырга тәкъдим итү. ,,Ярмалар” (капкачлар) ,,кошчыклар” төсендә булырга тиеш.
2-Вариант.4-5 яшьлек балалар коверда утырган килеш , капкачларны ,, кошчыкларга” ыргыталар.
Модульләр балаларның аяк озынлыгына карап, аяк очына куела. Баштагы торыш тезләнеп һ.б. булырга мөмкин.
3-Вариант. 6-7 яшьлек балалар уң һәм сул куллар белән, 1 метр ерклыктагы модульләргә капкачлар аталар. Вакытка карап, бер- берсе белән ярышырга мөмкин. (Монда тосләр роль уйнамый.)
,,Модель вакыты.”
Максат: Балаларның вакыт арасындагы күзаллауларын формалаштыру:иртә,көн, кич, төн; атна- җиде көн.
Кечкенәләр төркеме: Балалар тәрбияче белән, алдан сөйләшенгәнчә, билгеле бер тәртиптә тәүлек өлешләрен – төсле капкачларны җепкә киертәләр.(Сары- иртә, кызыл- көн, зәңгәр- кич, кара-төн.)
Уртанчылар төркеме: Балалар үзләре көн саен тәүлек өлешләрен, атна коннәрен билгеләп, җепкә төсле капкачлар киертәләр ( тишекләре алдан ук тишелгән.) Араларында аеру билгеләре.
Зурлар төркеме: Тәүлек өлешләренең төсле тамгаларын кулланып. Балалар атналык чылбыр ясыйлар. Үзләре эзлекле рәвештә беренче төркемне сайлыйлар: иртә- көн- кич- төн; көн- кич- төн- иртә һәм б.
,,Авазлы санау сызыгы”
(5 яшьтән-7 яшькә кадәр)
Әсбаплар әзерләү: Фанердан яки каты картоннан 35-8 см зурлыктагы, тигез аралар белән биш тишекле пластина.
1-Вариант. Пластинаның тишекләренә пластик бутылкаларның тамаклары ябыштырылып куелган. Бала ирекле капкачларны яба һәм ача ала.
2- Вариант. Капкачлар пластина- сызгычка киерелеп кенә куела.
Счетлы сызгыч очен 0 дән 10 га, 10 нан 20 гә, 10 нан 100 гә (унарлап), 100 дән 1000 (йозләп)гә кадэр цифрлы капкачлар наборы кирэк.
Авазлы сызгыч өчен ак, кара, коричневый (көрән), зәңгәр, яшел, кызыл капкачлар җыелмасыкирәк, шулай ук капкачка ябыштырылган хәрефләр җыелмасы (сузык аваз- кызыл капкачлар, каты тартыклар- зәңгәр, йомшак тартыклар- яшел төстәге капкачлар)
Максат: балаларны микъдар һәм тәртип буенча, турыга һәм кирегә санарга өйрәтү. Җөп һәм так саннарны аерырга өйрәтү. Бу җыентык авазларга, сүзләргә анализ ясарга да мөмкинлек бирә.
Воспитатель:
Биктагирова Р.В.
- Баширова Ляля's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев